Кышкы Сарай
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кышкы Сарай (рус. Зимний дворец) (1918-1943 елларда — Сәнгать Сарае[4][5]) — Россиянең баш император сарае, Санкт-Санкт-Петербургның Сарай мәйданы, 2 / Сарай яр буе, 38 адресы буенча урнашкан. Сарайның хәзерге бинасы (бишенчесе) 1754-1762 елларда Италиядән чыккан рус архитекторы Бартоломео Франческо Растрелли купшы Елизаветино барокко стилендә, интерьерларда француз рококо элементлары белән төзелгән. Совет чорыннан башлап сарайда Дәүләт Эрмитажының төп экспозициясе урнаштырылган.
Remove ads
Тарих
Алдарак тезелгән Кышкы сарайлар



1711-1764 елларда шәһәрдә төрле биләмәләрдә барлыгы биш Кышкы сарай салына башланган. Башта Пётр I 1703 елда Петропавловск кирмәненнән ерак түгел ашыгыч кулга төзелгән бер катлы йортта урнашкан[6].
Бишенче (гамәлдәге) Кышкы сарай
1754 елдан алып 1762 елга кадәр хәзерге вакытта гамәлдәге Сарай бинасын төзү эшләре бара.
Remove ads
Тарихи вакыйгалар


Вакытлы хөкүмәтне 25—26 октябрь көнне (яңа стиль белән 7-8 ноябрь) коралланган баш күтәрүчеләр бәреп төшерә.
24-25 октябрьдә большевиклар Петроградта күперләр, вокзаллар, электростанция, телеграф ала. Кышкы Сарайны казаклар, юнкерлар, хатын-кыз батальоны саклый, ләкин казаклар "такылдык Керенский"не яклаудан баш тартып китә, юнкерлар матросларга зур каршылык күрсәтмичә Сарайга кертә, соңрак алар чигенә, һәм төнлә инкыйлаби матрослар Вакытлы хөкүмәтне кулга ала.
Remove ads
Шулай ук карагыз
- Эрмитаж-Казан
- Төп штаб бинасы (Санкт-Петербург)
- Кече Эрмитаж
- Зур Эрмитаж
- Яңа Эрмитаж
- Эрмитаж театры
- Эрмитаж-Выборг
- Амстелдагы Эрмитаж
- Эрмитаж-Себер
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads