Кыяс районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кыяс районы (рус. Киясовский район, удм. Кияса ёрос) — Удмуртиянең көньягында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Кыяс авылы. Авыл исеме Кыяс дигән (гарәп. قياس - хөкем) кеше исеменнән килә.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Район Сарапул калкулыгында урнаша; район җире аша Шихостанка, Медвежинка, Игровка, Крындинка, һ. б. елгалар ага.
Тарих
Район 1926 елның 4 ноябрендә Урал өлкәсе (1934 елдан - Свердловск өлкәсе) составында барыкка килә. 1932 елда Сарапул районы составына керә. 1934 елның 7 декабрендә Сарапул районы Киров крае составына тапшырылган. 1935 елда Кыяс районы яңадан барлыкка килә, 1937 елда ул Удмуртия АССР составына тапшырылган.
1963 елда Кыяс районы юкка чыккан, аның авыл советлары Ижау һәм Сарапул районнарга керәләр. 1965 елда район яңадан барлыкка китерелә.
Remove ads
Халык
1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|
19 870 | 16 585 | 14 508 | 13 555 | 12 603 | 11 550 | 10 206 |
Милли состав
Адимнистратив бүленеш
- Ермолаево авыл җирлеге
- Илдебай авыл җирлеге
- Карамас-Пельга авыл җирлеге
- Кыяс авыл җирлеге
- Лутоха авыл җирлеге
- Мушак авыл җирлеге
- Первомайское авыл җирлеге
- Подгорное авыл җирлеге
Социаль инфраструктура
Мәгариф системасы үз эченә 14 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы ала. Медицина ярдәмен бер хастаханә күрсәтә. Шулай ук районда 22 мәдәният йорты, 12 китапханә һәм бер музей эшли.
Икътисад
Икътисад нигезе — авыл хуҗалыгы.
Шәхесләр
- Григорий Трошин (1874, Мушак - 1938, Праһа), галим-психиатр, Казан университеты профессоры.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads