Кюрий

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Кюрий (лат. Curium, Cm) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 96. Трансуран синтезы элементы

Подробнее Америций◄Кюрий / Curium (Cm) ►Берклий, Атомның үзлекләре ...
Remove ads

Этимологиясе

Исемен Пьер һәм Мария Кюри истәлегенә кушканнар.

Символы

Кюрий элементының символы — Cm (Кюрий тип укыла).

Тарихы

Плутоний белән бәйле эшләр тәмамланганнан соң, металлургия лабораториясе тикшеренүчеләренең игътибары яңа трансуран элементларын синтезлауга һәм тәңгәлләшүенә юнәлтелә. Бу эштә Г.Сиборг ., А. Гиорсо, Л. О. Морган һәм Р. А. Джеймс катнашалар 1944 елда бу элементлар лантаноидларның аналогы булып торганы һәм аерым актиноидлар төркеменә кергәнлеге ачыклана.

Беренче булып 1944 елда кюрий асыла. Аны 239Pu α-кисәкчәләр белән аттырганда табалар.


Америций белән кюрийның аеруча зур авырлыклары туа, чөнки химик җәһәттән алар бик охшаш. Бүленешнең катлаулыгы элементларның беренче атамаларында - «пандемониум» һәм «делириум» - чагылыш тапкан, бу латиннан тәрҗемә иткәндә «тәмугъ» һәм «саташу» дигәнне аңлата.

Кюрий 1947 елда Л. В. Вернер һәм И.Перлман тарафыннан гидроксид рәвешендә аерып алына.

Чыгарып алу

Кюрийның билгеле бер изотопларын атом реакторларында җитештерәләр. Анда кюрий җитәрлек күләмдә туплаганнан соң, аны химик эшкәртү ысуллары белән бүлеп алып, туплыйлар һәм кюрий оксиды итеп эшкәртәләр.

Искәрмә

Әдәбият

Сылтамалар

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads