Кәрәкәшле музее
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее, С. Ш. Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее (рус. Каракашлинский краеведческий музей имени С. Ш. Шарафиевой) — Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). 1993-2007 елларда — ТР Дәүләт музее филиалы. Кәрәкәшле тарихы, авылның күренекле кешеләре белән таныштыра.
| Викибирелмәләрнең буш элементы |
Remove ads
Тарих
1987 елның 2 ноябрендә Кәрәкәшле мәктәбе бинасында 70 экспонат белән ачыла[2].
1993-2007 елларда ТР Дәүләт музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы булып тора.
2008 елның 1 гыйнварыннан — Ютазы районы мәдәният бүлеге бүлекчәсе, 2010 елдан — муниципаль учреждение.
2009 елда музейга аңа нигез салучы Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиева исеме бирелә.
Тасвирлама
Экспонатлар саны 15 меңнән артык (төп фондта 9 мең, фәнни-ярдәмче фондта 6 мең). Күргәзмәләрдә нумизматика, язма чыганаклар, матди чыганаклар, рәсем сәнгате тупланмалары урын алган.
Төп бүлекләре
- Борынгы Кәрәкәшле
- Күмәкләштерү еллары
- Авылның күренекле кешеләре
Экскурсияләр
- Музей заллары буйлап (күзәтү экскурсиясе)
- Кәрәкәшленең күренекле кешеләре
- Хезмәт һәм көнкүреш кораллары. XIX–XX гасырдагы эш кораллары — кул тегермәне, тимерче мехы, ярма яргыч, чабагач, сука, май язгыч һ. б. — күрсәтелә. Аерым күргәзмә татар хатын-кызының көнкүреше һәм шөгыльләренә багышланган.
- Авыл 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында. Солдат каскасы, фляжкасы, котелогы, калагы һәм сугыш кырыннан кайткан башка экспонатлар күрсәтелә.
Remove ads
Сылтамалар
- Каракашлинский музей. Музеи России
- Каракашлинский музей. ВКонтакте
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads