Татарстан Республикасының милли музее

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татарстан Республикасының милли музее
Remove ads

Татарстан Республикасының милли музее (рус. Национальный музей Республики Татарстан, ингл. National Museum of the Republic of Tatarstan) — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

Кыска фактлар ТР милли музее, Директор ...
Remove ads

Тарих

1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.

Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907)[1].

Исеме еш алышына: 1918Казан губернасы музее, 1921ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944Татарстан АССР дәүләт музее, 1982Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елданТатарстан Республикасының милли музее.[2]

Remove ads

Бинасы

Thumb
«Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасы. 1820 ел.

Татарстанның һәм Россиянең архитектура һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[3]

Remove ads

Тупланмалар

Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия (тат. карачкы ясау)[4] үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.[5]

Даими эшләүче күргәзмәләр

Күчмә күргәзмәләр

  • Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006.
  • Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006.
  • Театр чакыруы (Камал театрына 100, Качалов театрына 215, рус театрына 250 ел). – Казан, 2006.
  • Ата-бабалар чакыруы (Аучылык тарихыннан). – Казан, 2007.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел.- Казан, 2007.
  • Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 (В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән).
  • Толстойлар нәселе тарихы –Россия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008.
  • Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008.
  • Максим Горькийның Казан университетлары (М.Горькийга -135 ,Ф.Шаляпинга – 140) – Казан, 2008.

Белем бирү

  • Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы (1972 елдан)
  • Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар
  • «Витязь» хәрби-тарих клубы (җитәкчесе – В.Хабаров)

Бүлекчәләре

Remove ads

Үсеш проекты

2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:

Remove ads

Бүләкләре

  • 2006 елда В. Потанинның хәйрия фонды иганәсендә узган бөтенроссия «Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей» конкурсында «Музей музыкасы» проекты белән җиңүче була.[6]

Музей турында

Генераль директоры (2022 елдан) – Алиса Львовна Вяткина [7]

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2

Ачылу вакыты: 05.04.1895

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту

Оешманың классификациясе: универсаль

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м

Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы

Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.

Саклау берәмлеге805 400; 580 085 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299

Remove ads

Танылган хезмәткәрләре

  • ...
Подробнее башлау, тәмамлау ...
Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads