Кәшфи Басыйров
татар язучысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кәшфи Хәбир улы Басыйров — татар язучысы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәл
Кашшаф Басыйров 1906 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Кәшфи бик зирәк малай була һәм башлангыч мәктәпне мактау кәгазе белән тәмамлый.
1917—1921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алты еллык рус-татар мәктәбендә, 1922 — 1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый. Техникумда укыган елларында К.Басыйров сабакташлары Гази Кашшаф, Фатих Кәримнәр белән бергә әдәби түгәрәк каршында кулъязма журнал чыгара. Шул елларда авыл һәм укучылар тормышыннан алып, Кәшфи дә кыска хикәяләр яза. Техникумны тәмамлаганнан соң, К.Басыйров алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) авылларында балалар укыта. 1934 елны Казанга килә, Татгосиздатта тәрҗемәче һәм редактор булып эшли.
1927 елда «Безнең юл» журналында К.Басыйровның «Минем сөюем» исемле хикәясе басылып чыга һәм укучылар тарафыннан уңай бәя ала. Язучы үзенең хикәяләрен «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Чаян» журналларында бастыра.
Кашшаф Басыйров зур күләмле әсәр язу өстендә эшли. Ләкин вакытсыз үлем аның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Ул 1943 елның 16 гыйнварында кан койгыч бәрелештә һәлак була.
Бөек Ватан сугышыннан соң язучының «Танышлар» дигән китабы басылып чыкты.
Remove ads
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads