Лениногорск политехник көллияте

From Wikipedia, the free encyclopedia

Лениногорск политехник көллияте
Remove ads

Лениногорск политехник көллияте, «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем биру учреждениесе (рус. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Лениногорский политехнический колледж»)[1]Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951-1955 елларда эшчеләр бистәсе, 1955 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы [2].

Кыска фактлар Лениногорск политехник көллияте, Нигезләнү датасы ...

Thumb
Thumb
Көллият бинасы

2012 елдан Азнакай шәһәрендә Лениногорск политехник көллиятенең филиалы эшли (423330, ТР, Азнакай, Солтангалиев ур., 27 - элекке 89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее) [3].

Remove ads

Тарих

  • 1953 елда 32 нче санлы Лениногорск һөнәри лицее буларак булдырылган.
  • 2007 елда ТР министралар кабинеты карары белән[4] Лениногорск политехник көллияте итеп үзгәртелгән.
  • 2012 елның апрелендә ТР министралар кабинеты карары белән[5] Лениногорск политехник көллиятенә 14нче санлы Лениногорск һөнәри лицее кушылган.
  • 2012 елның 20 октябрендә ТР министрлар кабинетының 800нче санлы карары белән Азнакай 89нчы санлы һөнәри лицее Лениногорск политехник көллиятенең филиалы итеп үзгәртелә[3].
Remove ads

Белгечлекләр

  • Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру (техник, контроль-үлчәү приборлары слесаре) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Компьютер системаларында программалаштыру (техник-программист, ЭВМ операторы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану (техник, төзелештә буяучы, штукатурчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Эретеп ябыштыру производствосы (техник, электр белән эретеп ябыштыручы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник, автомобиль ремонты буенча слесарь, «С» категорияле йөртүче) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау (техник, электр корылмасын ремонтлау буенча слесарь-электрик) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, аш-су остасы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Икьтисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер, салым салу буенча белгеч) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Машина төзелеше технологиясе (техник, киң профильле станокчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
  • Сатучы, контролер-кассир — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Гомуми төзелеш эшләре остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы) — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Станокчы (тимер эшкәртү) — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты — 2 ел 5 ай укыйсы.
  • Авыл хуҗалыгы производствосы остасы — 3 ел 5 ай укыйсы.
  • Автомеханик — 2 ел 5 ай укыйсы[6].
Remove ads

Шәхесләр

Директорлар

  • 1953 елдан ???
  • ???? елдан ― ???
  • 2017 елдан — Рафаэль Фәрит улы Кашапов, икътисад фәннәре кандидаты.
  • 2018 елдан ― Рөстәм Рафаэль улы Минәҗев

Укытучылар

Тәмамлаучылар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads