Лилиана Сафина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Лилиана Сафина
Remove ads

Лилиана Михаил кызы Сафина (1983 елның 13 ноябре, Иске Тәрбит, Татарстан АССР) – галим, күренекле педагог, журналист, җәмәгатьчелек фикере әйдәмәне, филология фәннәре кандидаты.[1]

Кыска фактлар Лилиана Сафина, Туган телдә исем ...

2004 елда, Мәскәү дәүләт педагогия институтында укыган вакытында, Мәскәү шәһәрендә популяр «Умарта» татар теле курсларын оештырган[2].

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Сафина Лилиана Михайловна 1983 елның 13 ноябрендә  ТАССР ның Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылында Михаил һәм Римма Харитоновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән.

1991-2001 елларда Кайбыч районының М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.  Мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Лилиана бик актив, тырыш бала булып үсә. Конкурсларда, фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый.

2001-2006 елларда Мәскәү дәүләт педагогика университетында белем ала. Белгечлеге: рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы[2].

2006-2009 елларда  Мәскәү автомашина юллары дәүләт университетында (МАДИ) экономист белгечлеге буенча икенче югары белем ала,  шунда ук чит ил кешеләренә рус телен өйрәтә.

2008-2012 елларда Мәскәү дәүләт педагогика  университетында аспирантурада укый.

2003 елдан  Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче «Умарта» татар теле курсларын  җитәкли.  Биредә  төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтә

2012 елда Сафина Л.М. Мәскәү дәүләт педагогика  университетында кандидатлык диссертациясе яклый. (Россия  Федерациясе  халыкларының  милли  әдәбиятлары)

2020 елда “Доцент” гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

Филология фәннәре кандидаты, доцент

Remove ads

Хезмәт эшчәнлеге

Хезмәт эшчәнлеген 2009 елда Мәскәү автомашина юллары дәүләт университетында (МАДИ) өлкән укытучы буларак  башлый. 2016 елда «Русистика» кафедрасы мөдире булып эшли.

2008 елдан ««Эхо Москвы» радиосында татар телендә тапшырулар алып бара.  Бизнес-онлайн» га әледән-әле интервьюлар бирә.

Искәрмәләр

Чыганак.

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads