Линда Евангелиста

From Wikipedia, the free encyclopedia

Линда Евангелиста
Remove ads

Линда Евангелиста (Linda Evangelista; 1965 елның 10 мае, Сент-Катаринс, Онтарио, Канада) — итальян чыгышлы Канада супермоделе, 1990 еллардагы супермодельләрнең берсе.

Кыска фактлар Линда Евангелиста, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

1965 елның 10 маенда Онтариода Сент-Катаринста Италия эмигрантлары эшче гаиләсендә туа. 15 яшендә ул җирле «Мисс Ниагара» матурлык конкурсында җиңүче була һәм Нью-Йоркның «Элит» агентлыгында үз көчләрен сынап карау тәкъдимен ала[3][4].

Искиткеч үзгәрү сәләте өчен һәм чәчләренең тарашын һәм төсләрен даими алмаштырган өчен аны «хамелеон» дип атаганнар. Ул бик күп реклама кампанияләрендә катнаша, алар арасында Yves Saint Laurent «Opium» һәм Guy Laroche «Fidji» рекламалары була. Аннары Calvin Klein, Chanel, Chloé, Versace, Ralph Lauren белән хезмәттәшлек итә. 1996 елда «Yardley» косметика фирмасы белән эксклюзив контрактка кул куя һәм Джордж Майклның «Freedom» һәм «Too Funky» клипларында төшә[5]. Ул шулай ук Нью-Йорк дизайнеры Исаак Мизрахи һәм мода индустриясенең сәхнә арты тормышы турындагы «Unzipped» документаль проектында һәм супермодель Кристи Терлингтон продюсер булган «Catwalk» («Подиум») документаль фильмда төшә.

Линда Евангелиста нинди дә булса модалы чарада катнашу өчен генә супергонорарлар тәкъдим иткән беренче модель була[6]. Аның канатлы фразасы бар, соңрак бу сүзләр барлык басмаларда кабатланган: «Мин ятактан ун мең доллардан да ким суммага чыкмыйм»[7].

Remove ads

Шәхси тормыш

1987 елда Парижда Elite Model Management Европа бүлеге директоры Джеральд Марига кияүгә чыга, аның белән 1993 елда аерылыша. Соңрак ул Америка киноактёры Кайл Маклахлен белән романтик мөнәсәбәтләрдә була, ә соңрак танылган француз капкачысы Фабьен Бартез белән дә очрашкан, тик бу мөнәсәбәтләр кияүгә чыгу белән тәмамланмаган.

2006 елның сентябреннән 2007 елның гыйнварына кадәр француз миллиардеры Франсуа-Анри Пино, Франсуа Пино улы, Yves Saint Laurent, Gucci һәм башкалар кергән модалы империянең хуҗасы белән очраша. Пино Евангелистаның йөклелеге турында белгәннән аның белән аерылыша һәм соңрак Сальма Хайекка өйләнә. 2012 елда 2007 елда туган улларына алиментлар түләү турында суд процессы башлана[8].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads