Лоранд Этвөш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лоранд Этвөш (маҗар. Eötvös Loránd, 27 июль 1848[1][2][3][…], Буда[d], Австрия империясе — 8 апрель 1919[1][2][3][…] (70 яшь), Будапешт, Маҗарстан Совет Республикасы) — маҗар физигы, инженер, сәясәтче һәм педагог.
Язучы Йожеф Этвөш гаиләсендә туган. Будапешт, Көнигсберг һәм Һайделберг университетларында белем алган. 1871 елдан Будапешт университеты профессоры.1889-1905 тә Маҗарстан ФА президенты, 1891 дән Маҗарстан физика һәм математика җәмгыте президенты. 1891-1892 дә Будапешт университеты ректоры, 1894-1895 тә Маҗарстан дин һәм халык мәгарифе министры.
Гравитацион вариометрны (Җирнең гравитацион кыры параметрларын үлчи торган җиһаз) уйлап тапкан.[4] Инерт һәм гравитация массаларының тигез булуын эксперимент белән исбат иткән. Капиллярлык теориясенә, гравитациягә, геофизикага караган фәнни хезмәтләр авторы.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads