Людмила Касаткина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Людмила Касаткина
Remove ads

Касаткина Людмила Ивановна (15 май 1925, Новое Село авылы — 22 февраль, 2012 ел, Мәскәү шәһәре) — совет һәм рәсәй театр һәм кино актрисасы. ССРБ-ның халык артисты (1975). Агалы-энеле Васильевлар исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1976) һәм Ленин комсомолы премиясе (1968).

Кыска фактлар Людмила Касаткина, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Людмила Касаткина Смоленск губернасының Вяземский өязе Новое Село авылында (хәзер Русиянең Смоленск өлкәсе Вяземский районы) урта хәлле күп балалалы крестьян гаиләсендә туа[4][5]. 1928 елгы кулакларны эзәрлекләү чорында аларның бөтен мал-туарын тартып алалар. Шул ук төнлә бөтен гаилә сөргеннән качып, Мәскәүгә күчеп китә.

Касаткиннар элекке кенәз Оболенскийларның Борисоглебский тыкрыгында урнашкан зур йортының подвалындагы бер бүлмәдә яши. Людмила кияүгә чыкканчы биредә яши.[6]

Бишенче класта укыган сагында мәктәпкә балетмейстер Игорь Лентовский Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенә (Шацкий студиясына) укучы кыз сайлап алырга килә. Шулай Касаткина мәктәпнең хореография бүлегенә укырга керә[7].14 яше тулганда аягы сынып саулыгы зәгыйфьләнү сәбәпле балет белән шөгелләнүен туҡтатырга мәҗбүр була.

Бөек Ватан сугышларны туган авылында каникулда булганда каршылый. Тиздән Вязьма янында немец десанты төшү турында яңалык билгеле була. Әнисе килгәнен дә көтми, ул җәяүләп Можайскига китә; бер атнадан әнисе белән вокзалда очраша һәм соңыннан Мәскәүгә кайта. 1946 елга кадәр гаиләдә атасы булмый, ул заводы белән бергә Себердә эвакуациядә була[7].

Ул чакта пионерлар сараеның сүз сәнгатьле студиясендә Анна Бовшек һәм Анна Шнейдер кулы астында шөгыльләнә. 1943 елда Шнейдер кәңәше буенчаа. В. Луначарский исемендәге ГИТИС ка Иосиф Раевский һәм Григорий Конский класына укырга керә. 1947 елда институтны белем ала, Совет армиясе Үзәк театры труппасына кабул ителә һәм анда бөтен тормышы дәвамында эшли[8]

Касаткина бу театр сәхнәсендә алтмыштан ашу роль уйный, алар арасында иң билгелеләре Теннеси Уильямсның «Орфей спускается в ад» Мэри Орр һәм Реджинальд Дэнемнең «Шарады Бродвея»да - Людмила, Разумовскийның «Ваша сестра и пленница» һәм башкалар.

1954 елда кинода уйный, «Укротительница тигров» комедиясендә төп рольдә уйный. "Лена Воронцованың якты образы" тамашачыларның һәм тәнкыйтчеләрнең исендә нык калган образ булып тора. 1955 җил прокат йомгаклары буенча бу картина икенче урынны били, ул фильмны 36,7 миллион тамашачы карый.

1979 елда ГИТИС-ның актерлар факультетында ире белән бергә иҗат остаханәсе оештыра, биредә профессор (1979 җил) була. Бу кярханә ун ике җил эшли һәм дистәләрчә актерларга профессиональ сәхнәгә чыгырга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда РАТИ— ГИТИС-та укыта.

Үлеме

Людмила Касаткина озак авырганнан соң 2012 елның 22 февралендә, ире Сергей Колочковның үлеменә ун бер көн тигәндә, вафат була[9].

Remove ads

Хәтер

Актрисаның иҗатына арнап «Сегодня и каждый день» (1971) һәм «Людмила Касаткина. Укротительница» (2018) документаль фильмнары төшерелгән[10].

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads