Людмила Турищева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Людмила Турищева
Remove ads

Турищева Людмила Ивановна (7 октябрь 1952 ел) — совет гимнасткасы. Дүрт тапкыр олимпия чемпионы, дөньяның һәм Аурупаның күп тапкыр чемпионы. ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1970). 1978 елдан КПСС әгъзасы. Владислав Растороцкийда күнекмәләр ала.

Кыска фактлар Ватандашлык, Кайсы ил өчен чыгыш ясый ...
Remove ads

Биографиясе

Людмила Ивановна Турищева 1952 елның 7 октябрендә Грозный шәһәрендә туган.

Аны зур гимнастикага 1962 елда тренер Ким Ефимович Вассерман китерә. Мәктәпләргә барып, сәләтле балаларны эзләп йөргәндә Людмилага игътибар иткән тренер өч тапкыр аларның өйләренә килә. Ким Ефимович Люданың әти-әнисен дә, үзен дә кызыкайның спорт гимнастикасы белән шөгыльләнергә тиешлегенә инандыра. Людмила Турищева К. Е. Вассерман белән ел ярты шөгыльләнә. Гимнастика залында шөгыльләнгән тәүге елында ук Людмила Турищеваның көчле ихтыярлы булуы күренә. Ун яшьлек укучы кыз тәүге тренеры Ким Ефимович Вассерманның аны күренекле спортчы итеп үстерәчәгенә, үзенең бөтен дөньяда танылу яулаячагына ышана.

1964 елда Ким Ефимович Вассерман үзенең төркемендәге кызларны, шул исәптән Людмила Турищеваны да, Владислав Растороцкийга тапшыра (Растороцкий тик кызларны гына күнектерә, ә Вассерман үзенә малайларны алып кала).

Спорт казанышлары

Беренче алтын Олимпия наградасын Людмила 16 яшендә, 1968 елда Мехикодагы Олимпия уеннарында яулый. ССРБ җыелма командасында Зинаида Воронина, Наталья Кучинская, Лариса Петрик, Ольга Карасёва һәм Любовь Бурда белән бергә Турищева команда беренчелегендә җиңүгә ирешә. 1970 елда Люблянада Людмила беренче тапкыр дөнья абсолют чемпионы була, 1971 елда Аурупаның абсолют чемпионы титулын яулый. Тиздән спортчы Грозныйдан Дондагы Ростовка күчә, Ростов педагогия институтына укырга керә, бик югары кимәлдә чыгыш ясавын дәвам итә.

Мюнхенда XX Олимпия уеннарына спортчы совет җыелма командасының лидеры буларак килә, команда һәм шәхси беренчелектә ике алтын медаль яулый. 1973 елда — тагын да Аурупаның абсолют чемпионы, бер елдан дөнья абсолют чемпионы була.

1974 елда Ростов педагогия институтын тәмамлый.

Монреалда үзенең өченче Олимпиадасында совет гимнастика җыелма командасының капитаны Турищева команда беренчелегендә алтын медаль, ирекле күнекмәләрдә һәм таянып сикерүдә ике көмеш, абсолют беренчелектә бронза медаль яулый. Олимпия уеннарынан кайткач та ул зур спорттан китә һәм тренер булып эш башлый. Үзенең спорт карьерасында Людмила Турищева төрле турнирларда һәм ярышларда барлыгы 137 тапкыр бүләк ала.

Гаиләсе

1977 елдан Людмила Ивановна Турищева — җиңел атлетика буенча билгеле спортчы Валерий Борзовта тормышта. Туйдан соң Киевка күчә. Кызы Татьяна (1978) — модельер, ире белән Торонтода яши.

Фәнни эшчәнлеге

1986 елда П. Ф. Лесгафт исемендәге Дәүләт физик культура институты аспирантурасын тәмамлый (гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы). Шул ук елны педагогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә «Хатын-кыз гимнастларның башкару осталыгы компонентлары һәм аларны бәяләү методлары» диссертациясе яклый.

Remove ads

Кызык фактлар

1975 елда Лондонда Дөнья кубогына чыгыш ясаганда Людмила Турищева күнегүләрне төрле биеклектәге брусларда ясый. Чыгышы тәмамланып килгәндә снаряд конструкциясе тотрыксыз булуын сизеп кала. Ләкин Людмила күнегүне уңышлы тәмамлый, ул сикереп төшү белән эзеннән брус конструкциясе җимерелеп төшә. Людмила Турищева, үзен тулысынча кулда тотканлыгын күрсәтеп,судьялар белән тамашачыларны сәләмли дә берни булмагандай, хәтта дөбердәп коелган брусларга әйләнеп тә карамыйча чыгып китә.[3][4]

Remove ads

Бүләкләре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads