Мөгезле эре терлек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мөгезле эре терлек — Үгезләр асгаиләлегенә (Bovinae) керүче авыл хуҗалыгы хайваннары. МЭТнең төп бурычы булып ит, сөт җитештерү һәм йөк тарту тора. Бүгенге көндә дөньяда 1,3млр ЭМТ бар дип санала[1].


Классификация
Краниологик классификация
Краниологик классификация — баш сөяге параметрлары буенча төзелгән классификация. Бу сыйфатлар буенча түбәндәге төрләр карала:
- Примитив (нечкә маңгайлы). Аларның борынгы бабалары булып Азия туры санала.
- Киң маңгайлы . Бу төрнең дә борынгы бабасы булып Азия туры санала.
- Кыска мөгезле. Төп үзенчәлеге- кыска һәм туры мөгезләре. Кыргый төре булып Европа туры санала.
- Кыска башлы. Кыргый төре булып Европа туры санала.
- Туры мөгезле. Бу төрнең башы кыска һәм яллары булу белән аерыла. Мөгезләре ярым ай сыман,кыска. Кыргый туре булып борынгы Африка туры санала.
- Мөгезсез . Бу төрнең чыгышы әлегә билгесез.
Яшь һәм җенес буенча классификация
- Сыерлар — бозаулый торган ана терлекләр.
- Үгезләр — өч яшьлек зур печелмәгән ата терлекләр.
- Үгез-бозау — өч яшькәчә печелмәгән ата терлек.
- Печелгән үгезләр, эш үгезе — печелгән ата терлекләр.
- Сөт бозаулары — ешрак сөт белән тукланучы 3 айга кадәрле ике заттан да булган терлекләр.
- Тана, теше бозау,башмаклар — орлыкландырылмаган (кысыр) ана терлекләр.
- Буаз таналар — орлыкландырылган башмаклар.
Remove ads
Россиядә мөгезле эре терлеклек саны

2004 елга Россиядә 25 млн ЭМТ бар дип санала.
2006 елның беренче июленә Россиядә 23,5 млн ЭМТ бар дип исәпләнгән, алардан:
- 11225,5 мең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә,
- 979,5 мең фермер хуҗалыкларында,
- 11309,2 мең шәхси хуҗалыкларда.
МЭТ төп токымнары
- Герефорд токымы
- Әбердин-ангусс
- Голланд токымы
- Холмогор токымы
- Кызыл дала токымы
- Айршир токымы
- Ярославская токымы
- Симменталь токымы
- Сычев токымы
- Швиц токымы
- Кострома токымы
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads