Искәндәр Зөлкарнәйн

From Wikipedia, the free encyclopedia

Искәндәр Зөлкарнәйн
Remove ads

Искәндәр Зөлкарнәйн[2], яки Александр Македонияле (бор. грек. Ἀλέξανδρος Γ' ὁ Μέγας, 21 июль 356 б.э.к10 июнь 323 б.э.к), Александр III БөекБорынгы Македониянең мәшһүр патшасы, гаскәр җитәкчесе, дөньякүләм империяләрнең (Македония империясе) берсенә нигез салучы. Мөселман халыкларында күбесенчә Искәндәр дип йөртелә. Көнбатыш фәнендә Александр Бөек дип атала. Инде борынгы заманнан ук аны тарихта иң уңышлы гаскәр башлыгы дип атаганнар.

Кыска фактлар Искәндәр Зөлкарнәйн, Македония патшасы ...

Татар фольклорында Искәндәр тиңдәшсез каһарман, Идел буе Болгары дәүләтенең кайбер шәһәрләренә нигез салучы дип тасвирлана.

Б.э.к. 334 елда Искәндәр Зөлкарнәйн, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының (ru) төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads