Марат Фәйзрахманов
икътисадчы, Татарстан Республикасы финанс министры (2025 елдан) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Марат Фәйзрахманов, Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов (Марат Джаудатович Файзрахманов; 1973 елның 18 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Биектау районы, Константиновка) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Финанс министры (2025―2025). Икътисад фәннәре кандидаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 18 маенда Татарстан АССР Биектау районы Константиновка авылында (2008 елның 1 гыйнварыннан Казан составындагы шәһәр бистәсе, торак массив[1]) туган. Әтисе ― икътисад фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Фәйзрахманов (1948 елның 27 июнендә Арча районы Носы авылында туган), 1996―2018 елларда (22 ел) Казан дәүләт аграр университеты ректоры булган[2].
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1995), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын (2005) тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Инглиз телендә иркен сөйләшә.
Remove ads
Хезмәт юлы
1992 елдан ― Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер.
1993―1995 елларда ― «Татплодоовощпром» берләшмәсендә икътисадчы.
1997―1998 елларда ― Ак Барс банкның кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм аны гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече.
1998―1999 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (ВКАБ) идарәсе рәисе урынбасары в.б..
1999 елда ― Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.
1999―2000 елларда ― Ак Барс банкның Яшел Үзәндәге филиалы директоры.
2000―2004 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (2005 елның 20 июненнән «БТА-Казань» АКБ (ААҖ), 2015 елның 10 мартыннан «Тимер Банк» (ПАО)) идарәсе рәисе[3].
2004―2007 елларда ― коммерциягә карамаган Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды дәүләт оешмасы директоры[4].
2007 елның маеннан ― Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.
2025 елның 18 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Финанс министры[5].
Remove ads
Шәхси тормышы
Өйләнгән, улы бар. Спорт белән мавыга[6].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
