Арча районы
муниципаль район (ТР, РФ) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Арча районы (рус. Арский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә(муниципаль район). Республиканың төньягында урнашкан. Административ үзәге — Арча шәһәре[3].
Район территориясендә табигать ядкәрьләренә караган берничә объект урнашкан: Казансу елгасының чишмә башы, Яңасала авышлыгы, Курса соры челән колониясе, «Тукай-кырлай» урманы, «Кул урманы», «Аю Урманы», Казансу һәм Шушма елгалары[3].
Remove ads
География
Арча районы — Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе, аның мәйданы 1843,7 км2, район буенча Казанны Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Пермь крае белән тоташтыручы транспорт магистральләре уза. Кама аръягының төньяк өлешендә урнашкан, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау, Әтнә районнары һәм Марий Эл Республикасы (Мари-Төрек һәм Морке районнары белән чиктәш)[4][5].
Районның административ үзәге Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан, башкалага тимер һәм автомобиль юллары белән барып җитәргә мөмкин[3].

Remove ads
Герб һәм әләм
Арча районы гербы Арча район Советы утырышында 2006 елның 17 мартында раслана. Ул районда үсеш алган авыл хуҗалыгын чагылдыручы алтын ныгытма, кашкарый һәм башак рәсемнәре төшерелгән яшел калкан формасында башкарылган. Арча районы әләме турыпочмаклы формага ия, гербтагы кебек рәсем белән ясалган[6].
Тарих
Арча XII-XIII гасырлардан ук Болгар ныгытмасы буларак билгеле. Шәһәр буларак ул беренче тапкыр 1496-1497 елларда Казан тәхетенең Себер ханы Мамук тарафыннан яулап алынуы турындагы рус елъязмаларында искә алына[7]. 1552 елда Александр Горбатый-Шуйский һәм Андрей Курбский гаскәрләре шәһәрне яндыралар. Өч елдан соң аның урынында рус ныгытмасы төзелә[6].
1781-1796 елларда Арча өяз шәһәре, аннары Казан өязенең штаттан тыш шәһәре статусын йөртә. XVIII-XIX гасыр башында аның территориясендә игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, кирпеч сугу һ.б. һөнәрчелек белән шөгыльләнгән хәрбиләр җирлекләре була[7].
1920 елга кадәр хәзерге Арча районы территориясе Казан губернасының Казан өязе составына керә. 1920 елдан 1930 елга кадәр җирләр Арча кантоны составында була. Арча районы 1930 елның 10 августында оеша. Ул вакытта районга 64 авыл советы һәм 113 торак пункт керә, аларда 64 136 кеше яши. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Мәсәлән, 1963 елның 1 февралендә аңа ТАССР ның Балтач, Тукай һәм Биектау районының бер өлеше кертелә. 1990 елда Әтнә районы Арчадан аерылып чыккач, районның заманча чикләре формалаша[3][6].
2006 елдан 2014 елга кадәр район башлыгы булып Назиров Алмас Әмин улы тора. 2015 елдан 2025 елга кадәр бу вазифаны Нуриев Илшат Габделфәрт улы башкара. Башкарма комитет белән Мөхәррәмов Рәсүл Ринат улы җитәкчелек итә[8][9]. 2025 елның апреленнән ― Алмаз Гаптраупович Хисаметдинов[1].
Халык
2020 елга районда 51 291 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 92,8%, руслар — 5,9%, марилар — 0,5% ны тәшкил итә[10].
Муниципаль-территориаль бүленеш
Арча муниципаль районында 1 шәһәр, 16 авыл җирлеге һәм аларга кергщн 128 торак пункт бар[10]. 2010 елда Татарстан Республикасының 18-ЗРТ номерлы кануны «Арча шәһәре» һәм «Төбәк-Чокырча авыл җирлеге»н «Арча шәһәре» муниципаль берләшмәсенә, ә Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Акчишмә, Наратлык, янәшәдәге территориясе белән Хәтнә авылларын Ташкичү авыл җирлегенә кертә[23].
Remove ads
Икътисад
Хәзерге көндә
2020 елга Арча районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 35 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача хезмәт хакы, инфраструктура, инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Районда инфраструктура белән проблемалар бар: 127 торак пункт канализация белән тәэмин ителмәгән һәм юлларның 59% ы начар хәлдә[24].
Авыл хуҗалыгы район икътисадының нигезе булып тора: биредә балык хуҗалыгы, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык үсеш алган. Моннан тыш, районда торф, известьташ һәм доломитлар чыгарыла. Эре предприятиеләрдән «Арча кирпеч заводы», «Арча элеваторы», «Арча нефть продуктлары», «Арча балык хуҗалыгы», «Арча сөт комбинаты» эшли[7][6].
2019 елдан районда 21 га мәйданлы Арча агросәнәгать паркы төзелә, проектка «Созидание» компаниясе инвестицияләр кертә, аларның күләме 140 млн.сум тәшкил итә. Парк сөт кабул итү һәм эшкәртү, яшелчә эшкәртү һәм соклар җитештерү, ит эшкәртү комплексы, аксым витаминлы минераль өстәмә җитештерү цехлары белән җиһазландырылачак. Технопаркка биш резидент җәлеп итү планлаштырыла, кимендә 300 эш урыны булдырылачак дип көтелә[25][26].
Транспорт
Районда юлларның гомуми озынлыгы 1101,2 км тәшкил итә. Аның территориясе буенча «Казан — Екатеринбург» тимер юлы, «Казан — Пермь», «Олы Әтнә — Арча» һәм «Арча — Яңа Кенәр» автомобиль юллары уза[6].
Remove ads
Социаль өлкә
2020 елга Арча районында 105 гомуми белем бирү мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арчада өч китапханә һәм укучылар сарае эшли. Шулай ук 78 мәдәният йорты һәм клублар, 57 китапханә һәм 8 музей исәпләнә. «Арча хәбәрләре» гәҗите рус һәм татар телләрендә чыга[7][27].
Районда берничә музей бар: галим Шәмсетдин Күлтәси, Яңасала авылында язучы Гомәр Бәширов музее, «Казан арты» тарих-этнография музее һәм башкалар. Төп истәлекле урыннардан Габдулла Тукайның «Кырлай» мемориаль комплексын, Арча мәчетен, Иске Чүриле авылындагы гыйбадәтханә һәм Күлтәс авылындагы мәчетне аерып карарга мөмкин[3].
Арча районында спорт туризмы, көрәш, ат спорты, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар даими рәвештә уза[4].
Музейлар
- «Казан арты» тарих-этнография музее (Арча)
- Әдәбият һәм сәнгать музее (Арча)
- «Әлифба» музее (Арча)
- Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)
- Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы (Яңа Кырлай)
- Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)
- Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет)
- [[Арча урман хуҗалыгы музее]] (Арча)
Remove ads
Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләр
- Әнәс Әскәров (1963, Ташкич), «Идел-Пресс» ПНК генераль директоры (2015 елдан), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006).
- Вәис Бәйрәмов (1964, Симетбаш), композитор, музыкант, җырчы, автор-башкаручы, Татарстанның халык артисты (2024).
- Ренат Вәлиуллин (1972, Урта Сәрдә), Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле (2015 елдан), филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013).
- Әхмәт Галиев (1931—2015), «Казанкомпрессормаш» заводы директоры (1973–1996 елларда). Татарстан ССР атказанган машина төзүчесе (1991).
- Гөлчәчәк Галиева (Гөлчәчәк Кәрим кызы Яхина) - язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сеҗе авылы).
- Рөстәм Галиуллин (1987, Наласа), язучы, галим.
- Азат Зарипов (1970, Яңа Кенәр), актер, режиссер, КДМИ доценты, ТР атказанган артисты.
- Чулпан Зариф (1969, Субаш Аты), шагыйрә, әдәбият галиме.
- Наил Касыймов (Наил Касыйм, 1955, Ашытбаш), шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014), Һади Такташ премиясе лауреаты (2017).
- Рөстәм Мәһдиев (1951), нәшрият мөхәррире, язучы, матбугат үзәге баш референты.
- Алмас Нәзиров (1956, Сеҗе), ТР урман хуҗалыгы министры (2014-2017). РФ һәм ТР атказанган урманчысы.
- Гөлзада Руденко (1956, Үрнәк), Алабуга музей-тыюлыгы директоры.
- Әхәт Салих улы Салихов (1938), Казан дәүләт аграр университеты профессоры.
- Фатих Сибәгатуллин (1950―2022), сәясәтче, V, VI, VII чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты, җәмәгать эшлеклесе.
- Айдар Фәйзрахманов — җырчы, ансамбль һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты, профессор.
- Гәүһәр Хәсәнова (1959), тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты (1988) (Казанбаш).
- Галиәхмәт Шаһиәхмәтов (Галиәхмәт Шаһи, 1949), шагыйрь.
- Гөлназ Шәйхи (1970), журналист.
- Лотфулла Шәфигуллин (1955, Симетбаш), «Таттелеком» ҖБ генераль директоры, хәйрияче.
- Рәфикъ Юнысов (Рәфикъ Юныс, 1943, Кәче―2021, Казан), журналист, шагыйрь.
- Энҗе Яруллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Remove ads
Арча район җирлегендә туган билгеле шәхесләр
- Габдулла Тукай
- Габделгазиз Монасыйпов (1888-1922) – шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкиле (Яңа Тазлар).
- Нәгыймә Таҗдарова — драма актеры, РСФСР атказанган, ТАССР халык артисты (Утар-Аты).
- Зөләйха Богданова (1886-1950) — драма артисты, Хезмәт Батыры (1926) (Орнашбаш).
- Мостафа Ногман (1912-1976) — шагыйрь (Кызылъяр (Арча районы)).
- Мөхәммәт Мәһдиев – Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы (Гөберчәк).
- Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) — тәнкыйтьче (Ишнарат).
- Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) — язучы (Яңа Иябаш).
- Мәрзия Фәйзуллина (1930-2021) — шагыйрә (Шушмабаш).
Моны да карагыз
Галерея
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads