Мария Домбровская
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Домбровская Мария (пол. Maria Dąbrowska; 6 октябрь 1889 ел — 19 май 1965 ел) — поляк язучысы, романнар һәм новеллалар авторы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Польша Халык Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (1955).
Remove ads
Биографиясе
Бай булмаган шляхет гаиләсендә туган. 1907-1914 елларда Лозаннада һәм Брюссель университетында укыган. 1910 елда әдәби эш белән шөгыльләнә башлаган.
Публицист һәм поляк социалистик хәрәкәтенең эшмәкәре, Юзеф Пилсудскийның якын кешесе Мариан Домбровскийга кияүгә чыккан. 1925 елда Домбровский үлгәч, Мария Домбровская Станислав Стемповский белән яши. Ир туганы-Домбровский Тадеуш.
Бераз вакыт авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән. Публицистика белән шөгелләнгән. 1957 елда Варшава университетының мактаулы докторы исеменә лаек булган. Калишның мактаулы гражданины.
Варшаваның Повонзки зыяратында җирләнгән.
Remove ads
Иҗаты
Мария Домбровскаяның беренче хикәяләр җыентыгы «Дети родины» («Dzieci ojczyzny», 1921), «Ветка черешни» («Gałąź czereśni», 1922) тәрбия һәм илсөяр характерда язылган. Алар эзеннән балалар үзенең тормышын сүрәтләгән шигъри новеллалар китабы «Улыбка детства» («Uśmiech dzieciństwa», 1923) чыккан. Язучының шулай ук балаларга багышланган җыентыклары —"Дружба" («Przyjaźń», 1927), «Мартин Козера» («Marcin Kozera», 1927), «Чистые сердца» («Czyste serca», 1938).
Домбровскаяның иң яхшы хикәяләре «Люди оттуда» («Ludzie stamtąd», 1925) һәм «Признаки жизни» («Znaki życia», 1938) исемле җыентыкларга кергән.
Язучының иң зур әсәре — «Ночи и дни» («Noce i dnie»; 1932-1934) тетралогиясе. Ул «Богумил һәм Барбара», «В вечной тревоге», «Любовь», «Ветер в лицо» романнарын үз эченә берләштерә.
Домбровская — «Гений-сирота» («Geniusz sierocy», 1939, басылган 1957), «Станислав и Богумил» («Stanisław i Bogumił», 1945, басылган 1947) дигән тарихи пьесаларның авторы.
Домбровская тәрҗемәсендә инглиз, Дания һәм рус (Антон Чехов) язучыларының китаплары басылып чыккан. Әдәби тәнкыйт һәм публицистик мәкаләләрендә Домбровская Болеслав Прус, Станислав Пшибышевский, Лев Николаевич Толстой Николай Васильевич Гоголь, Джозеф Конрадтарның шәхесе һәм тормышы турында язган.
1966 елда режиссер Кшиштоф Занусси Мария Домбровская турында документаль фильм төшергән.
Remove ads
Басмалар
- Люди оттуда / Пер. М. Е. Абкиной. М.; Л.: Госиздат, 1928. 190 с.
- Рассказы. Москва, 1957
- Ночи и дни: Роман: В 2 т. / Пер. Е. Усиевич; Вступ. ст. Я. Станюкович. Т. 1—2. Москва, 1964
- Избранное / Сост. и предисл. Я. Станюкович. Москва: Прогресс, 1974. 526 с. (Библиотека польской лит.)
- Утренняя звезда: Рассказы / Сост. и предисл. С. Соколова. Москва: Художественная литератруа, 1983. 396 с.
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads