Чирмеш теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Чирмеш теле
Remove ads

Чирмеш теле (чир. марий йылме, рус. марийский язык) – чирмеш халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә.

Thumb
Чирмеш теленең 4 төп җирле сөйләме.      Таулы чирмеш      Төньяк-көнбатыш чирмеш      Болын чирмеш      Көнчыгыш (урал) чирмеш
Thumb
Чирмеш мәҗүси дине каһиннәре (карт)
Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Remove ads

Җирле сөйләмнәр

Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: тау һәм болын (яки болын-көнчыгыш).

Болын чирмеш теленең ике өч сөйләше бар:

  • Болын сөйләше
  • Көнчыгыш (урал) сөйләше
  • Төньяк-көнбатыш сөйләше

Тау чирмеш теленең ике сөйләме бар:

Remove ads

Таралышы

Подробнее Федераль округ/РФ субъекты, 2002 елга (%ларда) ...
Remove ads

Әлифба

А а Ӓ ӓ* Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж З з И и Й й К к Л л М м Н н
Ҥ ҥ О о Ö ö П п Р р С с Т т У у
Ӱ ӱ Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ
Ы ы Ӹӹ* Ь ь Э э Ю ю Я я
  • Тау чирмеш диалекты хәрефләре

Чирмеш әлифбасы хәрефләренең укылышы

Подробнее Хәреф, Әйтелеше, охшашлыгы, искәрмәләр ...
  • Тау чирмеш диалекты хәрефләре

Кыскача грамматик белешмә

(болын чирмеш теле үрнәгендә)

Исемнәр

(Лӱ́ммут-влак)
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.

Тартым кушымчалары

Берлек сан

Подробнее Затлар, Кушымчалар ...

Күплек сан

Подробнее Затлар, Кушымчалар ...

Исем төрләнешләре

Берлек сан

Подробнее Килешләр, Сораулар ...

Күплек сан

Подробнее Килешләр, Сораулар ...

Тартымлы исем төрләнеше

(“пӧрт” (өй) сүзенең беренче заты үрнәгендә)

Подробнее Килешләр, Берлек сан ...

Фигыльләр

Чирмеш (мари) телләрендә фигыльләр системы нык тармакланган, гаять төзек һәм татар теленекенә шактый охшаш.
Чирмеш фигыльләре, хәзерге-киләчәк заманның берлек санында һәм беренче затында ялгана торган кушымчалары буенча, ике төрләнешкә аерымлана:
1) –ам кушымчасын ала торганнары;
2) –ем кушымчасын кабул итүчеләре.
Башка грамматик шәкелләрдә кулланыла торган фигыль кушымчалары да шуңа бәйле. Бу кушымчалар, фигыльләрнең кайсы төрләнешкә каравын һәм, аерым очракларда, нинди мәгънәгә дә ия булуын күрсәтү өчен, белешмәләрдә һәм сүзлекләрдә җәя эчендә бирелә. Мәсәлән: лудаш (-ам) — укырга; возаш (-ем) — 1) язарга; 2) төшереп җибәрергә. Әмма возаш (-ам) сүзе “ятарга” дип тәрҗемә ителә. Возаш сүзенең ике төрләнешендә дә башка омонимик мәгънәләр бар.

Хикәя фигыльләр төрләнеше кушымчалары

Фигыль заманнары Зат һәм сан Төрләнеш үрнәкләре
1 төрл. 2 төрл.
Хәзерге-киләчәк заман 1 зат, берлек сан -ам -ем
2 зат, берлек сан -ат -ет
3 зат, берлек сан -еш
1 зат, күплек сан -ына -ена
2 зат, күплек сан -ыда -еда
3 зат, күплек сан -ыт -ат
Беренче үткән заман 1 зат, берлек сан -ым -ышым
2 зат, берлек сан -ыч -ышыч
3 зат, берлек сан -о (-ӧ, -е) -ыш
1 зат, күплек сан -на -ышна
2 зат, күплек сан -да -ышда
3 зат, күплек сан -ыч -ышт
Икенче үткән заман 1 зат, берлек сан -ынам -енам
2 зат, берлек сан -ынат -енат
3 зат, берлек сан -ын -ен
1 зат, күплек сан -ынна -енна
2 зат, күплек сан -ында -енда
3 зат, күплек сан -ыныт -еныт

Хәзерге-киләчәк заман­

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Боерык фигыль шәкелләре­

Боерык фигыльләрнең берлек сан икенче заттагы шәкеле нигез итеп алына, һәм ул кушымчалар ярдәмендә күп кенә грамматик формаларны ясауда катнаша: луд — укы; возо — яз; нал — ал; полшо — булыш; код — кал; келше — килеш; туныкто — укыт, өйрәт; кошт — бар; муш — ю; шич — утыр. Тамырны тәмамлаучы ике тартыкның берсе гадәттә төшереп калдырыла, мәсәлән: шинчаш (утырырга) — шич (утыр; мушкаш (юарга) — муш (ю). Ләкин бер искәрмә бар: кошташ (барырга) фигыле тамырындагы ике тартык та боерык шәкелендәгечә сакланып кала: кошт (бар).

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Беренче үткән заман­

Беренче үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле һәм сөйләүчегә анык билгеле булган гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Мый Йошкар-Олаште кок ий илышым. — Мин Йошкар-Олада ике ел яшим.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Икенче үткән заман­

Икенче үткән заман фигыльләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Тудо теҥгече толын, кызыт кинош кайыш. — Ул кичә килде, хәзер кинога китте. Ягъни, кичә үк килгән иде (актуаль булмаган гамәл — икенче үткән заман), ләкин хәзер генә кинога китте (сөйләү вакыты белән бәйле гамәл — беренче үткән заман). ­Икенче үткән заман фигыленең нигезе итеп, хәл фигыль шәкеле алына (лудаш — лудын, возаш — возен), зат кушымчалары шуңа ялгана. Берлек сан өченче зат фигыле бернинди кушымча кабул итми. Бу заман фигыльләренең юклык шәкеле шул нигездән соң килә торган юклык кисәкчәләре аша тәгаенләнә.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Беренче озайтылган үткән заман

Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре хикәяләү вакыты белән бәйле, озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Мәсәлән: Ожно тиде верыште пеш кугу пӱнчӧ-влак кушкыт ыле. — Элек бу урында озын-озын нарат агачлары үсә иде. “Кушкыт ыле” — үсә иде.
Алар шулай ук башка үткән заманда тәгаенләнүче фигыльләр аша бирелгән хәлләр белән бергә булырга да мөмкин. Мәсәлән: Мый книгам лудам ыле, тиде жапыште шольым толын пурыш. — Мин китап укый идем, шул вакытта энекәшем килеп җитте. “Лудам ыле” (укый идем) беренче озайтылган үткән заманда куелган, ә “толын пурыш” (килеп җитте) — беренче (тәмамланган!) үткән заманда.
Татар теленнән аермалы буларак, чирмеш теленең беренче озайтылган үткән заман фигыльләрендә зат кушымчалары хәзерге-киләчәк замандагы төп фигыльгә ялгана, ә берлек сан өченче затта куела торган ярдәмче фигыль үзгәрешсез кала (лудам ыле — укый идем). Бу үзенчәлек алга таба бәян ителәчәк икенче озайтылган үткән заманга һәм кушма-тезмә фигыльләрнең башка грамматик күренешләренә дә кагыла.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Икенче озайтылган үткән заман

Беренче озайтылган үткән заман фигыльләре кебек үк, икенче озайтылган үткән заман фигыльләре дә озакка сузыла торган һәм вакыт кысалары чикләнмәгән гамәлләрне чагылдыра. Ләкин, беренчеләрдән аермалы буларак, икенчеләре актуаль булмаган һәм хикәяләү вакытына бәйсез вакыйгаларга карата кулланыла. Биредә дә төп фигыль төрләнә торган була, ягъни зат кушымчлары аңа ялгана, ә ярдәмче фигыль итеп, улаш (булырга) фигыленең икенче (тәмамланган) үткән замандагы берлек сан өченче зат шәкеле — улмаш (булды) сүзе алына. Ярдәмче фигыль, алдарак әйтелгәнчә, зат-сан буенча төрләндергәндә, үзгәрешсез кала.
Икенче озайтылган үткән заман фигыльләренең юклык шәкеле, беренче озайтылган үткән замандагы кебек, төп фигыльнең юклык формасы аша тәгаенләнә.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Беренче һәм икенче озайтылган үткән заманнарны тагын “тәмамланмаган үткән заманнар” дип тә атыйлар.

Беренче күптән үткән заман

Беренче күптән үткән заман фигыльләре үткән заманда хикәяләү вакытыннан алдарак булган гамәлләрне чагылдыра. Бу очракта “ыле” (иде) сүзе ярдәмче фигыль итеп алына ­һәм татар теле грамматик нормалары белән тулы тәңгәллек күзәтелә.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Икенче күптән үткән заман

Чирмеш теленең икенче күптән үткән заман фигыльләре үткән заманда хикәяләнә торган вакыттан алдарак булган вакыйгаларга карата кулланыла. Беренче күптән үткән заманннан бердәнбер аермасы бар: бу очракта ярдәмче фигыль итеп улаш (булырга) фигыленең үткән замандагы берлек сан өченче зат шәкеле — улмаш (булды) сүзе алына. Бу категория фигыльләрне татар теленә шул ук “борынгы” рәвештә, ягъни  “булган” хәл фигыленең зат-сан төрләнешләре ярдәмендә тәрҗемә итеп булыр иде. Мәсәлән: “укыган булганмын“, “язган булгансыз” һ.б. Әмма хәзерге вакытта бу “архаик” форма татар телендә беренче-икенче затларда сирәк кулланыла, ә вакыйганың күптән үткән заманда һәм “тәмамланмаган” булуы башлыча җөмлә контексты аша аңлатыла. Чирмеш теле исә мондый һәм, әйтергә кирәк, бик урынлы төгәллекне әдәби норма буларак саклап калган.
Икенче күптән үткән заман фигыльләренең юклык шәкеле, икенче озайтылган үткән замандагы кебек, төп фигыльнең юклык формасы аша тәгаенләнә.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Теләк фигыльләр

Чирмеш теленең теләк фигыльләр категориясе аерым фигыль юнәлеше буларак теркәлгән. Аларны татар теленә, эчтәлек контекстына бәйле рәвештә,  шартлы теләк юнәлешендәге кушма фигыль буларак та (“нидер эшлисе иде” сыман), “теләргә” фигыленең зат, сан һәм заман төрләнешләре аша да тәрҗемә итеп була. Теләк фигыль барлыкка китерү өчен, берлек сан икенче заттагы боерык фигыльгә башта -не кушымчасы ялгана, аннары зат-сан кушымчаcы өстәлә. Бу очракта икенче төрләнеш фигыльләренең соңгы сузык авазы “ы” дип үзгәртелә.

Подробнее Беренче төрләнешлудаш (-ам), Икенче төрләнешвозаш (-ем) ...

Теләкне шулай ук шуэш сүзенең -ме (-мо, -мӧ) кушымчалы сыйфат фигыль белән тоташтырмасын кулланып та белдерергә мөмкин: Мыйын кочмо (кочмем) шуэш. — Минем ашыйсым килә. Мыйын кочмо (кочмем) ок шу. — Минем ашыйсым килми. Тыйын Эчан дене кутырет шуэш мо? — Эчан белән сөйләшәсең киләме? Шуэш — күп омонимик мәгънәле шуаш (бу очракта — “теләргә” мәгънәсендә) фигыленең шартлы теләк шәкеле.

Сыйфат фигыльләр

Чирмеш (мари) телләрендә сыйфат фигыльләрнең актив һәм пассив төрләре аерымлана. Аларны барлык заманнарда да кулланып була.
Актив сыйфат фигыль боерык шәкелендәге тамырга –ше, –шо, -шӧ (–ыше, –ышо, -ышӧ) кушымчаларының берсен сингармонизм һәм төрләнеш таләпләренә туры китереп ялгау аша барлыкка килә: лудшо — укучы, укый торган; возышо — язучы, яза торган; лӱдшӧ — куркучы, курка торган, куркак; йӧратыше — яратучы, ярата торган, сөяркә.
Пассив сыйфат фигыль дә шул ук үрнәк буенча, ләкин –ме, –мо, -мӧ (–ыме, –ымо, -ымӧ) кушымчалары ярдәмендә ясала: лудмо — укылучы, укыла торган; возымо — язылучы, языла торган; лӱдмӧ — куркулы, куркыта торган; йӧратыме — яратылучы, яратыла торган.
Һәм сыйфат, һәм фигыль билгеләрен туплаган сүзләрнең ике шәкеле дә җөмләдә төрлечә кулланылырга мөмкин:
а) аергыч рәвешендә: книгам лудшо йоча-влак — китап укучы балалар; диссертацийым возышо аспирант — диссертация язучы аспирант.
б) кушма хәбәрләрнең исем өлеше булып: Кочам пеш шуко лудшо ыле. — Бабам күп укый торган булган.
в) субстантивлашкан хәлдә: лудшо-влак — укучылар; туныктышо — укытучы; палыме — таныш (билгеле булган).
г) иясез җөмлә хәбәре буларак: “Марий коммуна” газетеш Ивукын ачаж нерген возымо. — “Марий коммуна” газетасында Ивукның әтисе турында язганнар.
Сыйфат фигыльләрнең киләчәк заманга, башкарыласы гамәлгә юнәлтелгән төре дә бар, ул боерык шәкелендәге тамырга –шаш (-ышаш) кушымчаларын ялгап ясала. Аларны татар теленә төрлечә тәрҗемә итеп була. Мисаллар:
Президентлан прошенийым возышаш! — Президентка үтенеч язарга кирәк!
Тугеже гын композитор шке гыч нимомат возышаш огыл? — Алайса, композитор үзе берни дә язарга тиеш түгелме?
Нимо лӱдшашат уке! — Бернинди куркыныч юк! (куркытырлык нәрсә юк).

Хәл фигыльләр

Хәл фигыльләр дә берничә кушымча ярдәмендә барлыкка килә. Аларның иң киң таралганы –ын һәм –ен кушымчаларын өстәп ясала. Беренчесе — беренче төрләнеш фигыльләре өчен, икенчесе — икенче төрләнештәгеләр өчен. Болар татар теленә башлыча үтәлү рәвеше хәл фигыльләре ярдәмендә тәрҗемә ителә.
Мисаллар — беренче төрләнештән: лудаш (укырга) — лудын (укып), лекташ (чыгарга) — лектын (чыгып), колышташ (тыңларга) — колыштын (тыңлап). Икенче төрләнештән: йошкаргаш (кызарырга) — йошкарген (кызарып), эрташ (үтәргә) — эртен (үтеп), шулаш (эрергә) — шулен (эреп).
Татар телендәге кебек, чирмеш хәл фигыльләре кушма һәм тезмә фигыльләр ясауда актив катнаша. Мисаллар:
—    чоҥешташ (очарга) — чоҥештен толаш (очып килергә) һәм чоҥештен каяш (очып китәргә);
—    лудаш (укырга) — лудын налаш (укып алырга, укып чыгарга), лудын керташ (укый белергә, укый алырга);
—    возаш (язарга) — возен шындаш (язып куярга);
—    лӱдаш (куркырга) — лӱдын ончаш (куркып карарга).
Хәл фигыльләрнең юклык шәкеле –де кушымчасы ярдәмендә ясала, бу сүзләрдәге басым нәкъ шул кушымчага төшә:
—    лудашлудлудде (укымыйча);
—    возашвозовозыде (язмыйча);
—    лӱдашлӱдлӱдде (курыкмыйча);
—    ышташыштеыштыде (эшләмичә);
—    чоҥешташчоҥештчоҥештыде (очмыйча).
Күргәнебезчә, икенче төрләнеш фигыльләренең (возаш — возо, ышташ — ыште) тамыр азагындагы сузык авазлар (“о” һәм “е”) бу очракта да “ы” итеп үзгәртелә.
Татар телендә “булдыру“ фигыле яки “... алу”, “... белү” тезмә фигыльләре ярдәмендә барлыкка килә торган сүзтезмәләр чирмеш телендә “хәл фигыль + мошташ” тоташтырмасы аша ясала. Мәсәлән: Мый марла лудын моштем. — Мин чирмешчә укый беләм. Мый марла лудын ом мошто. — Мин чирмешчә укый белмим.
Хәл фигыльләрнең беришесе, тезмә фигыльләр составына кертелгәндә, сөйләм телен җиңеләйтү өчен, кыскартылган шәкелдә, ягъни –ын, –ен кушымчаларыннан башка да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән: кычал(ын) ончаш — эзләп карарга; кӱэшт(ын) ончаш — пешереп карарга; тӱҥал(ын) пуаш — башлап җибәрергә.
Бу күренеш тамырында сүз ясаучы –ед (-эд), -ал (-ыл), -алт (-ылт), -ешт (-эшт, -ышт) кушымчалар булган хәл фигыльләргә хас: пургед(ын) — болгатып, коштал(ын) — чумырып алып, тӧргалт(ын) — кубып төшеп, руэшт(ын) —чабып (турап, кисеп мәгънәсендә), кӱрышт(ын) — куптарып һ.б.
Вакыт мөнәсәбәтләрен белдерүче хәл фигыльләр -меке, -мешке, -шыла кушымчалары белән ясала.
Фигыль юнәлешләрен һәм башка формаларны ясауда -ед (-эд) кушымчалары да актив кулланыла. Мәсәлән: лиедаш (булырга — булгаларга), пуашпуэдаш (бирергә — өләшергә), налашналедаш (сатып алырга — күпләп сатып алырга), кошташкоштедаш (йөрергә, килергә — йөргәләргә, килгәләргә).
Төп фигыльдәгедән алдарак башкарыла торган гамәлләрне белдерү өчен, -меке кушымчасы кулланыла. Аларга тартым кушымчалары да өстәп була. Бу төр фигыльләр татар теленә –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалы хәл фигыльләр, хәл әйләнмәләре яки иярчен җөмләләр аша тәрҗемә ителә. Мисаллар: возымеке мием — язгач барырмын; сведенийым погымеке, нуно операцийлан ямдылалтыт — мәгълүмат туплагач, алар операциягә әзерләнәләр; школ гыч толмеке, ачалан полшыза — мәктәптән кайткач, әтигә булышыгыз.
Ә менә -мешке кушымчасы төп фигыльдәгедән соңрак башкарыла торган гамәлләрне белгертү өчен кирәк. Мәсәлән: Занятий пытымешке, тыште лийына. — Дәрес беткәнче, монда булырбыз. Хәлбуки, мондый хәл фигыльләр татар телендәге -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалы тәңгәллекләр белән тәрҗемә ителә.
Кушымчасы -шыла булган хәл фигыльләр төп фигыльдәге белән бергә башкарыла торган гамәлләрне тасвирлый һәм татар телендә еш кына үз “туганы” аша да белгертелергә мөмкин: Пашаш кайышыла, йолташем деке пурышым. — Эшкә барышлый, иптәшем янына кереп чыктым. Бу кушымча боерык фигыль нигезенә ялгана; толаш — тол — толшыла (барырга — бар — барышлый);  возаш — возо — возышыла (язарга — яз — язганда, язган вакытта). Ләкин чирмеш телендә -шыла кушымчасы ярдәмендә ясалган хәл фигыльләрнең зат һәм сан төрләнеше дә була, шуңа күрә мондый сүзләрне татар теленә сыйфат фигыль яки башка сүзтезмәләр аша тәрҗемә итәргә туры килә. Һәм иң кызыгы: бу очракта чирмеш теле зат-сан кушымчасы -шыла хәл фигыль кушымчасын икегә бүлә һәм аның уртасына кереп утыра, мәсәлән: толшемла — тол+ш+ем+ла (барган чагымда); возышыштла — возы+ш+ышт+ла (язган чакларында).

Зат һәм сан I төрләнеш II төрләнеш
1 нче зат, берлек сан толшемла возышемла
2 нче зат, берлек сан толшетла возышетла
3 нче зат, берлек сан толшыжла возышыжла
1 нче зат, күплек сан кулланылмый
2 нче зат, күплек сан толшыдыла возышыдыла
3 нче зат, күплек сан толшыштла возышыштла

Әйтергә кирәк, -шыла — төп гамәл кушымчасы: Паша гыч толшыжла, Ивук кевытыш пурыш. — Эштән кайтышлый, Ивук кибеткә керде. Җөмлә кисәкләрендә гамәл башкаручылар үзгә булган очракта, годым бәйлеге ярдәмендә ясалган сыйфат фигыль конструкцияләре кулланыла: Ивук толмо годым мый уремыште ыльым. — Ивук кайткан вакытта мин урамда булдым.

Кайтым юнәлеше

Фигыльнең кайтым юнәлешен һәм башка формаларын ясауда -алт һәм -ылт кушымчалары кулланыла. Мәсәлән: кылдаш — кылдалташ (бәйләргә — бәйләнергә, бәйләнгән булырга), ямдылаш — ямдылалташ (әзерләргә — әзерләнергә), возаш — возалташ (язарга — язылырга), канаш — каналташ (ял итәргә — ял итеп алырга), шонаш — шоналташ (уйларга — уйланырга), вучаш — вучалташ (көтәргә — көтеп торырга)
Кайтым юнәлешендә гамәл башкаручы зат җөмләгә дене бәйлеге ярдәмендә кертелә: Мланде йӱр дене мушкылтеш. — Җир яңгыр белән (тарафыннан) юыла.
Татар телендәге кебек үк, чирмеш телендә кайтым юнәлешенең кулланылышы, Европа һәм рус телләре белән чагыштырганда, шактый чикләнгән. Мәсәлән, Тиде паша йоча-влак дене ышталтеш (Бу эш балалар тарафыннан башкарыла), дип әйтергә ярамый. Йоча-влак тиде пашам ыштат (Бу эшне балалар башкара), дип әйтергә кирәк. Кайтым юнәлеше табигать күренешләренә һәм җансыз затларга карата шактый иркен кулланыла, ә менә җан ияләренә карата бу юнәлеш бөтенләй мөмкин түгел.
Ләкин, гамәл башкаручы җөмләдә күрсәтелмәгән булса, кайтым юнәлеше кулланылырга мөмкин: Паша ышталтеш ынде (Эш эшләнә инде). Чирмеш телендә -алт, -ылт кушымчалары затланышсыз фигыльләр ясау өчен дә кулланыла: Ожно шуко лудалтын, кызыт шинча ок уж. — Элек күп укыла иде (укый идем), хәзер күз бетте (күзләрем күрми башлады) инде.
Кайтым юнәлешен куллану мисаллары:
1) Аралаш — аралалташ: Латкудымшо курым гыч тендан олаштыда могай шарныктыш-влак аралалт кодыныт? — Сезнең шәһәрегездә уналтынчы гасырдан нинди истәлекләр сакланып калган?
2) Почаш — почылташ: Кевыт индеш шагатлан почылтеш. — Кибет сәгать тугызда ачыла.
3) Ямдылаш — ямдылалташ: Кызыт ме экзаменлан ямдылалтына. — Без хәзер имтиханга әзерләнәбез.
4) Ямдылаш — ямдылалташ: Кас кочкышым мемнан толмашеш гына ямдылалташ кӱлеш. — Кичке аш без кайтыр алдыннан гына әзерләнергә тиеш.

Сыйфат

Сыйфат (чирмешчә — палымут) әйберләрнең һәм төшенчәләрнең төрле үзлекләрен тасвирлый һәм җөмләдә исем янында аергыч яки кушма хәбәрнең исем өлеше буларак кулланыла.
Чирмеш сыйфаты, татар телендәге кебек үк, билгеләнүче сүз алдында торганда, аңа яраклашып төрләнми, ягъни сан яки килеш кушымчалары кабул итми. Мәсәлән: у книга — яңа китап, у книган — яңа китапның, у книга-влаклан — яңа китапларга.
Ләкин билгеләнүче исемнән соң килгәндә, сыйфат грамматик яктан шул сүз белән килештерелә. Ул шулай ук үзе исем булып киткәндә дә тиешле кушымчаларны кабул итә. Мәсәлән: Нур ӱмбалне кажне ийын шурным, чаплым, куштена. — Кырларда ел саен икмәкне мулдан игәбез. Ме уым ыштена. — Без яңаны булдырабыз. Кевытышке кай, киндым нал, ик сукыр шемым да пел сукыр ошым. — Кибеткә барып, ипи алып кайт, бер кирпеч караны һәм ярты кирпеч акны.
Кайбер сыйфатларның һәм тулы, һәм кыскартылган шәкелләре була, мәсәлән: ошоош (ак), шемешем (кара), йошкаргейошкар (кызыл), ужаргеужар (яшел). Бу очракта билгеләнүче сүз алдыннан куелган сыйфатның кыска шәкеле кулланыла, арттан килгәндә яки исемләшеп киткән булса — тулысы: ош кагаз — ак кәгазь; йошкар тисте — кызыл байрак; ошо-влак — “аклар”, йошкарге-влак — “кызыллар”; йошкаргеш чиялташ — кызылга буяу; вольыклан ужаргым пукшаш — хайванга “яшел”не (димәк, яңа гына чабылган-урылган яшел үлән) ашату.
Нисби сыйфатлар ясау өчен киң кулланыла торган кушымчалар: -сы (-со, -сӧ, -сы, -ысы, -ысо, -ысӧ) һәм -ан (-ян): ялялысе (авыл — авылныкы), олаоласе (шәһәр — шәһәрнеке), теҥгечетеҥгечысе (кичә — кичәге), эрлаэрласе (иртәгә — иртәгесе); вӱдвӱдан (су — сусыл), пеледышпеледышан (чәчәк — чәчәкле), ӱйӱян (май — майлы).
Аергыч ролен сыйфат кына түгел, билгеләнүче сүз алдыннан килә торган башка исем дә үти ала. Бу очракта мондый исемнәр бернинди грамматик үзгәреш кичерми: кӱртньӧ корно — тимер юл; шӱм йолташем — җан дустым (йөрәк дустым).
Чирмеш телләрендә дә сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре була. Чагыштыру дәрәҗәсе татар телендәгегә тулысынча тәңгәл килә һәм –рак (-ырак), кушымчалары ярдәмендә ясала: сай (яхшы) — сайрак (яхшырак), писе (җитез) — писырак (җитезрәк). Ләкин бу очракта сингармония таләбе юк: леве (җылы) — леверак (җылырак).
Кайвакыт чагыштыру сыйфаты ролен татар телендәге –дан, -дән, –тан, -тән, -нан, -нән исем кушымчаларына тәңгәл килүче “деч” бәйлеге дә үти: Аван шомакше шӧртньӧ дечат шерге. — Ана сүзе алтыннан да кадерлерәк.
Артыклык дәрәҗәсен ясаганда да татар теле белән тулы тәңгәллек күзәтелә: эн шерге — иң кадерле.
Сыйфатлар исем яки фигыль тамырына –ан кушымчасы ялгап та ясалырга мөмкин: пылан — болытлы; мардежан — җилле; кечан — кояшлы; тӱтыран — томанлы; йӱран — яңгырлы. Мондый сүзләр рәвеш буларак та кулланыла.

Саннар

Саннар (чирмешчә — чотмут-влак), татар телендәге кебек үк, мәгънәсе буенча микъдар, тәртип һәм вакланма саннар төркемнәренә бүленәләр. Төзелеше буенча алар гади, катлаулы һәм кушма рәвештә булырга мөмкин.
Микъдар саннарының тулы һәм кыска шәкелләре була. Аергыч буларак килгәндә, аларның беркайчан да төрләнми торган кыска шәкеле кулланыла: Ме куд шагат тунемына. — Без алты сәгать укыйбыз. Кандаш кече эртен. — Сигез көн үтте. Йӱр вич кече йӱреш. — Биш көн (инде) яңгыр ява.
Исем фигыль яки кушма хәбәрләрнең исем өлеше буларак, тулы саннар алына: Куван ӱдыржӧ кумыт да эргыже нылыт. — Карчыкның кызлары өчәү, уллары дүртәү.
Исем ролен үтәгәндә, тулы саннар килеш буенча нәкъ исем кебек төрләнәләр, мәсәлән: шымыт — җиде(се), шымытын — җидесенең, шымытлан — җидесенә, шымытым — җидесен һ.б.
Тәртип саннары кушма саннарның соңгы сүзенә сингармоник ярашлы –ше, –шо, -шӧ кушымчаларының берсен өстәү аша барлыкка килә: коло ик (21) — коло икымше (21 нче); кумшӱдӧ витле кок (352) — кумшӱдӧ витле кокымшо (352 нче).
Тәртип саннары җөмләдә башлыча аергыч буларак кулланыла һәм кудо?, могай? сорауларына җавап бирә, мәсәлән:
Кокымшо арня канем. — Икенче атна ял итәм (инде).
Ме нылымше классыште тунемына. — Без дүртенче сыйныфта укыйбыз.
Алар шулай ук кушма фигыльләрнең исем өлеше дә була алалар, мәсәлән:
Мемнан пӧртна кудымшо. — Безнең өебез алтынчы (берәр җирдән санап киткәндә).
Тәртип саннары бер үк төрдәге нәрсәләр арасында урынны һәм вакытны билгеләү өчен дә кулланыла, мәсәлән:
Нылымше кече йӱр йӱреш. — Дүртенче көн (тоташ) яңгыр ява.
Визымше май — бишенче май.
Кушма санга, цифрлар белән язылган очракта, сызыкча аша тиешле кушымча ялгана, мәсәлән: 1956-шо ий — 1956 (нчы) ел.
Вакланмаларның санаучысы итеп микъдар саны алына, ваклаучысы итеп — тәртип саны, например: ик кокымшо — икедән бер, ярты (1/2); ик кумшо — өчтән бер (1/3); ик нылымше — дүрттән бер, чирек (1/4); кум нылымше — дүрттән өч (3/4); ноль тичмашат коло вич шӱдымшӧ — ноль бөтен йөздән егерме биш (0,25); ик тичмашат кум луымшо — бер бөтен уннан өч (1,3) һ.б.
Башка сүз төркемнәрендәге кебек үк, килеш буенча төрләнгәндә, барлык саннарның да басым төшмәүче соңгы е, о, ӧ сузыклары  “ы” авазына үзгәртелә. Бары тик хәл килешендә генә бу кагыйдә үтәлми, чөнки аның килеш кушымчасы (-еш) үзе басым ала, мәсәлән: кумытеш — өченчедәге, нылымшеш — дүртенчедәге.
Барлык очракларда да катлаулы һәм кушма саннарның соңгы өлеше генә төрләнә.

Подробнее Саннар, Кыска шәкеле ...

Алмашлыклар

(чирмешчә — олмештышмут-влак)
Зат алмашлыклары: мый — мин; тый — син; тудо — ул; ме — без; те — сез; нуно — алар. Болар, исемнәрдәге кебек кушымчалар алып, ләкин шул рәвешчә алты килештә генә төрләнә. Урын, юнәлтү һәм хәл килешләрендәге алмашлыклар исә дене, деке, деран бәйлекләре ярдәмендә ясала, мәсәлән: мый денем — миндә; мемнан дене — бездә; мый декем — миңа (таба); мемнан деке — безгә (таба); мый деранем — миндәге; мемнан деран — бездәге.

Подробнее Килешләр, Берлек сан ...

Күрсәтү алмашлыклары: тиде — бу; тудо — теге; тыгай —мондый; тугай — тегенди; ты — бу; ту — теге; седе — бу(сы); саде — теге(се); нине — болар(ы); нуно — тегеләр(е); тынаре, тунаре — шулкадәр.
Ты һәм ту алмашлыклары аерым кулланылмый, алар бары тик исемнәргә ияреп кенә килә һәм үзгәртелми.
Сорау алмашлыклары: кӧ? — кем? мо? — нәрсә? кӧн — кемнең? кемнеке? мон? — нәрсәнең? нәрсәнеке? могай? — нинди? мыняр? — күпме? кудо? — кайсы(сы)?
Шул ук сорау алмашлыклары нисби алмашлыклар буларак та кулланыла, алар иярчен җөмләләрдә бәйлек сүз ролен үти. Төп җөмләләрдә аларның мөнәсәбәттәше булырга тиеш, моның өчен кӧ, тудо, мо, могай, тугай, кудо кебек алмашлыклар файдаланыла.
Билгесезлек алмашлыклары ала- яки иктаж- кебек билгесезлек кисәкчәләренә сорау алмашлыкларын сызыкча аша ялгап ясала: ала-кӧ — кемдер; ала-мо — нәрсәдер; ала-могай — ниндидер; ала-мыняр — күпмедер; ала-кудо — кайсыдыр; иктаж-кӧ — кемдер (кем булса да); иктаж-мо — нәрсәдер (нәрсә булса да); иктаж-могай — ниндидер (нинди була да). Шул ук мәгънәдәге кӧ-гынат, мо-гынат, кудо-гынат алмашлыклары да кулланыла.
Юклык алмашлыклары да шул ук юл белән, бу очракта ни- кисәкчәсенә сорау алмашлыклары өстәп ясала: нигӧ — һичкем; нимо — һичнәрсә, һични; нигӧн — һичкемнең (һичкемнеке); нимон — һичнәрсәнең (һичнәрсәнеке); нимогай — һичнинди; нимыняр — һичбер; нигудо — һичкем (беркем дә түгел); иктат — һичнәрсә (бернәрсә дә түгел).
Билгеләү алмашлыклары: керек-кӧ — кем (генә) булса да; керек-мо — нәрсә (генә) булса да; керек-кудо — нинди (генә) булса да; керек-мыняр — күпме (генә) булса да; чыла, чылан — барысы (да); весе, южо — башка; кажне — һәркем.

Подробнее Килешләр, кӧ ...

Шке (үз) билгеләү алмашлыгының берничә мәгънәсе  һәм кулланылышы бар, ул, мәсәлән, кайтымлы һәм тартымлы алмашлык ролен үти ала. Әйтик, шкенжым шке “үзеңне үзең” дип тәрҗемә ителә. Җөмләдә исем яки ия булып торганда, аңа тартым кушымчалары ялгана, мәсәлән: Шкеже изам шуко тидын нерген шонен. — Абыем бу хакта үзе дә күп уйланган.

Подробнее Килешләр, Берлек сан ...

Рәвешләр

Мәгънәсе һәм кулланылышы буенча, рәвешләрнең берничә төркеме аерымлана.
1. Урын рәвеше: тыште — монда; ончылно — алда; ӱмбалне — өстә; ӱмбак(е) — өскә; ӱмбалан — өстә; ӱмбач(ын) — өстән (өстеннән); йымалне — аста; йымак(е) — аска; йымалан — аста; йымач(ын) — астан һ.б.
2. Вакыт рәвешләре, шул исәптән:
а) билгесез вакыт күрсәтүчеләре: ожно — элек; тунам — ул чакта; шукерте — күптән һ.б.
б) билгеле вакыт күрсәтүчеләре: эрдене — иртән; эрла — иртәгә; кеҥежым — җәй көне һ.б.
3. Үтәлү үзлеге рәвешләре: тыге — шулай; вашке — тиздән; сайын — яхшы һ.б.
4. Үтәлү чамасы рәвешләре: шукын — күп(ләп); визытын — бишәү(ләп) һ.б.
5. Дәрәҗә рәвешләре: тӱрыснек — тулысынча; йӧршеш — бөтенләй.
6. Максат-сәбәп рәвешләре: лӱмын — юри.
7. “Ла” кушымчасы ярдәмендә ясалган чагыштыру һәм охшашлык рәвешләре, мәсәлән: Мый докладым татарла, рушла, англичанла ышташ туҥалам. — Мин чыгышны татар, рус, инглиз телләрендә (татарча, русча, инглизчә) ясаячакмын.
Төрле сүзтезмәләр рәвеш ролен үти, мәсәлән: вий кертмын — бар көчкә; алал кумылын — ихлас күңелдән.
Сыйфатлар рәвешкә (-ын) кушымчалары ярдәмендә әверелә: сайсайын (яхшы), шокшошокшын (җылы), йӱштӧйӱштын (салкын).
Башка сүз төркемнәренең үзгәрешсез булып киткән берәмлекләре дә рәвеш булып хезмәт итә ала: йӱдым — төнлә; телым — кыш көне (кышын); йолын — җәяү (“аяк” сүзенең иялек килеше); курымеш — мәңгегә (“гасыр” сүзенең хәл килеше).
Рәвешләрнең -сек һәм -нек кушымчалары белән ясала торганнары фигыль гамәленең башлангыч мизгелен күрсәтә. Мәсәлән: ожноожнысек (элек — электән, күптәннән бирле), эрденеэрденысек (иртән — иртәннән бирле), кунам?кунамсек? (кайчан? — кайчаннан бирле?), изиизинек (кечкенә — кечкенәдән үк). Соңгы мисалда изинек урынына изи годсек дип no әйтергә мөмкин.
Рәвешләрнең чагыштыру дәрәҗәсе –рак кушымчасы ялгап ясала, мәсәлән: талын (көчле) — талынрак (көчлерәк); писын (тиз) — писынрак (тизрәк); вара (соңыннан) — варарак (соңрак).

Cинтаксис

Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Шагыйрь Равил Рахмани сүзләре белән әйтсәк: “Уйчан ул безнең җөмләләр — азакта тик фигыле; уйлап эшләмәгән эшнең азабы билгеле!” Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр бәйлекләр ярдәмендә яки алардан башка, ике җөмлә кисәге арасында өтер куеп төзелә. Мәсәлән: Волгенче волгалте, (да) кӱдырчӧ рашкалтыш. — Яшен яшьнәде, (һәм) күк күкрәде. Мучашыже уло гын, тӱҥалтышыжат уло. — Ахыры булганның башы да бар. (Ахыры бар икән, башы да була). Мардеж пуалеш, пушеҥге лышташ тарваныш. — Җил исә, агач яфраклары шыбырдаша башлады.
Иярченле кушма җөмләләрдә алмашлыклар һәм рәвешләр дә бәйлек булып китәргә мөмкин: Кӧ пала, мом тудо шона. — Кем белә аның ни уйлаганын. Алмашлыклар һәм рәвешләр парлашып та килә ала: кӧ... тудо — кем... шул; тудо... кудо — шул... кайсыки; кузе... туге — ничек... шулай; могай... тугай — нинди... шундый; кушто... тушто — кайда... шунда; кушан... тушан — кая... шунда. Мисаллар: Кӧ колхозышто шога, тудо улан лийын ила. — Колхозга кергән мул тормышта яши. Кудо еҥым вучышна, тудо еҥ толын шуо. — Кемне көткән булсалар, шул (кеше) килеп тә җитте. Кайыкше могай, мурыжат тугаяк. — Кошы нинди булса, җыры да шундый. Кузе вашлийна, туге ужатена. — Ничек каршылаган булсак, шулай озатабыз.
Иярчен җөмлә гадәттә төп җөмләдән алда килә. Шарт иярчен җөмләләр гын бәйлеге белән бирелә, бәйлек үзе иярчен җөмлә азагында куела: Тый кает гын, мый ом кай. — Син барсаң, мин бармыйм. Әмма иярчен җөмләнең артта килә торган очраклары да бар. Әйтик, садлан, сандене, садлан кӧра кушымчалары белән ясала торган сәбәп-нәтиҗә иярчен җөмләләре катлаулы җөмләләрдә нәкъ шул тәртиптә урнаштырыла. Мәсәлән: Ивук книгам налнеже, садлан (сандене, садлан кӧра) библиотекыш кая. — Ивукның китап аласы килә, шуңа (шуңа күрә) ул китапханәгә бара.
Башка телләргә башлыча максат иярчен җөмләләр буларак тәрҗемә ителүче чирмеш иярчен җөмләләре һәм сүзтезмәләре ясау өчен, фигыльләрнең манын бәйлеге кушып барлыкка килә торган инфинитив формалары кулланыла. Алар молан? (ни өчен?) дигән сорауга җавап бирә. Мәсәлән: Тиде ола нерген шукырак палаш манын, мый альбомым нальым. — Бу шәһәр турында күбрәк белер өчен, мин альбом сатып алдым. Бу инфинитив конструкция гадәттә үзе беркетелгән төп сүз яки җөмлә алдына куела: Йылмым сайын палаш манын, изам кажне кечын лудеш. — Телне яхшырак белер өчен, абыем көн саен укый. Ләкин манын бәйлеге ялганган сүз яки сүзтезмә җөмлә уртасына да кереп утырырга мөмкин: Тудо ялышке аважлан полшаш манын кайыш. — Ул авылга әнисенә булышыр өчен кайтып китте. Әлбәттә, әлеге максат белдергеч конструкцияләрне манаш (әйтергә, сөйләргә) фигыленең үз формалары белән бутарга ярамый. Әйтик, манын “бәйлеге” чынбарлыкта хәл фигыль булырга мөмкин: “тау” манын каяш — рәхмәт әйтеп китәргә. Туры сөйләмнән соң куелса, манын сүзен татар теленә “диеп (дип)” буларак тәрҗемә итәргә мөмкин: манын возен — дип язган; манын умылтареш — дип аңлатыла; манын каласыш — дип әйтә.
Җөмлә кисәкләренең синтаксик роле аларның җөмләдәге урынына бәйле, шуңа күрә гадәти сүз тәртибен үзгәртү әйтелә торган фикерне дә үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән: Тудо сай пашам ышта. — Ул яхшылык (яхшы эш) эшли. Тудо пашам сай ышта. — Ул эшне яхшы башкара.
Берничә гадәти сүз тәртибен билгеләп үтәргә мөмкин:
а) хәбәр иядән соң килә, кушма хәбәрнең бәйләвече — исем өлешеннән соң, мәсәлән: Мый студент улам. — Мин студент.
б) аергыч үзе аныклаган сүздән алда куела: Нормым эртарен темыше пашазе-влаклан премийым пуышт. — Норманы арттырып үтәгән эшчеләргә премия бирделәр.
в) урын һәм вакыт хәлләре җөмлә башында, иягә караган сүз төркеме алдыннан да, ия белән хәбәр арасында да куелырга мөмкин, мәсәлән: Чодыраште кас марте ме коштна. — Урманда кичкә кадәр йөрдек. Ме чодыраште кос марте коштна. — Кичкә кадәр урманда йөрдек.

                                                              Гади кыска җөмлә:
                                                                    ия+хәбәр
                                                                      яки
                                                        ия+исем фигыль+хәбәр бәйләвеч
                                                            Гади җәенке җөмлә:
                                     урын яки вакыт хәле + аергыч + ия + тәмамлык + үтәлү рәвеше хәле + фигыль

Тезмә кушма җөмләләргә кергән гади җөмләләрнең һәркайсында аларның мөстәкыйль булгандагы сүз тәртибе сакланып кала.
Иярченле кушма җөмләдә иярчен җөмлә, кагыйдә буларак, беренче урында була, баш җөмлә — икенче урында.
Бәйлекле яки бәйлексез иярчен җөмләләрдә фигыль ярдәмендә бирелгән хәбәр, татар телендәге кебек үк, соңгы урынга куела. Мантыйк басымын алган сүзләр генә беренче урында торырга мөмкин.
Сүзләр арасындагы синтаксик элемтәләр шулай ук тезмә кушма һәм иярченле кушма була. Тезмә кушма җөмләләрдә сүзләр бер-берсенә бәйсез рәвештә бәйләнә һәм төрләнә. Иярченле кушма мөнәсәбәтләрдә сүзләр бер-берсе белән килештерелеп төрләнә.
Чирмеш телендә сүз бәйләнешләренең дүрт төре бар:
1) Сан һәм килеш буенча яраштыру, мәсәлән: Пеледышым, эн сылным, пӧлеклышым тылат. — Чәчәкләрне, иң матурларын, бүләк иттем сиңа.
2) Башкарылыш мөнәсәбәтләре буенча бәйле сүзләр билгеле бер килештә куела: Садерлаште кайык-влак мурат. — Бакчаларда кошлар сайрый. Мый письмам возем. — Мин хат язам. Бу очракта, татарчадан аермалы буларак, төшем килеш кушымчасын ялгау мәҗбүри (письмам возем — хатны язам).
3) Янәшәлек бәйләнеше: кугу армий — зур армия; вич книга — биш китап.
4) Тартымлык яраштыруы. Бу төр буенча яраштырганда, бәйле сүз иялек килешендә куела, ә мөстәкыйль сүз тартым кушымчасы ала, мәсәлән: мыйын эргым — минем улым; заводын тӱньыкшӧ — завод торбасы.

Remove ads

Гади сүзләр таблицасы

Башка фин-угыр телләре белән чагыштырма таблица:

Подробнее ай, яңа ...
Remove ads

Әдәбият

  • Зорина Г., Крылова Г. С., Якимова Э. С..- Марийский язык для всех. Часть I., 1990.
  • Зорина Г., Крылова Г. С., Якимова Э. С..- Марийский язык для всех. Часть II., 1991.

Моны да карагыз

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads