Марк Филлипс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Марк Филлипс, Марк Энтони Филлипс (ингл. Mark Anthony Phillips; 1961 елның 5 октябре, Джорджтаун) — Гайана сәяси эшлеклесе, отставкадагы хәрби офицер. 2020 елның августында Ирфаан Али президентлыгы вакытында ил премьер-министры булган. 2013 елдан 2016 елга кадәр Гайана саклану көчләре штабы начальнигы булган[2][3].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Марк Филлипс Гайана Университетында дәүләт идарәсе өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсен алган. Шулай ук Мадре һәм Маэстра папа католик университетында дәүләт секторы белән идарә итү өлкәсендә магистр дәрәҗәсен алган. 1981 елның сентябрендә Сандхёрсттагы Патша хәрби академиясен тәмамлаган[3].
2020 елгы гомуми сайлауларда Гайана халык прогрессив фиркасеннән Ирфаан Али белән бергә катнашкан. 2020 елның 2 августында Гайана премьер-министры итеп билгеләнгән[4]. Шулай ук беренче вице-президент булган[5].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads