Гайана

Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia

Гайана
Remove ads

Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.

Thumb
Хоацин кошы.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Remove ads

Сәяси корылыш

Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.

Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.

Халык

Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).

Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.

Еллык халык артуы – 0,2 %.

Туулар – 1000 кешегә 17,6.

Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.

Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.

Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.

43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).

Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.

Remove ads

Диннәр

2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы Һинд дине тарафдарлары, 7 % ы мөселманнар булган[38].

Икътисад

Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.

ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads