Марсель Әхмәтҗанов

әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы From Wikipedia, the free encyclopedia

Марсель Әхмәтҗанов
Remove ads

Марсель Әхмәтҗанов (1939 елның 26 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Шөгер2025 елның 18 апреле, РФ, ТР, Казан) ― әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы. 100 дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).

Thumb
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Сугыш елларының иң авыр 1943 елында Әхмәтҗановлар гаиләсе Яңа Кенәр авылына (Арча районы) күчеп килә. Ул биредә урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында ук телгә, әдәбиятка, тарихка зур кызыксынучанлык күрсәтә, төрле китаплар укый, татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплый башлый. 1957 елда Казанга килә һәм Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында укый, ә 1963 елны, Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә.

Университетта белем алганда ук М.Әхмәтҗанов күренекле әдип Нәкый Исәнбәт, Альберт Фәтхи, Фоат Вәлиев кебек галимнәр белән таныша, алар белән татар тарихы, аның борынгыдан калган мирасын барлау һәм өйрәнү хакында фикерләшеп яши. Әлеге татар зыялылары белән аралашу, галим булу теләге аны 1972 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә. Монда татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема буенча диссертация яза башлый.

Remove ads

Хезмәт юлы

Күп еллар дәвамында Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондның мөдире. Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 30 ел эчендә 700дән артык татар авылында булып өлгерә.

Кандидатлык хезмәт темасы: «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» (1981).

Докторлык хезмәте: «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» (1998).

Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Ф.Әмирхан күптомлыкларын төзеп чыгаруда күп көч куя. Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар. Алар арасында “Нугай Урдасы: татар халкының милли мирасы”, “Татар шәҗәрәләре”, “Олы Мәңгәр авылы тарихы” китаплары аерым игътибарга лаек.

2025 елның 18 апрелендә 86 яшендә Казанның Совет районы Карьер[d] бистәсендә вафат булган. Арча районы Яңа Кенәр авылы зиратында җирләнгән[6][7].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хезмәтләре, китаплары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads