Марс Юлдашев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Марс Юлдашев
Remove ads

Марс Юлдашев (14 апрель 1937 ел) — галим-хирург, югары мәктәп укытучысы, җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1991). Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитет әгъзасы һәм корылтайның комиссия җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең (2003) һәм Башкортстанның (1992) атказанган табибы.

Кыска фактлар Марс Юлдашев, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Марс Тимербулат улы Юлдашев 1937 елның 14 апрелендә Башкорт АССРның Миякә районы[1] Азнай авылында укытучы гаиләсендә туган.

Урта белем алгач, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. Укуын тәмамлагач, яшь хирургны Якут АССРына (хәзер Якут-Саха республикасы) эшкә җибәрәләр. Башкортостанга кайтып аспирантурага укырга керә.

1972 елдан алып Марс Юлдашев Башкортстан медицина институтында балалар хирургиясе кафедрасында ассистент, доцент, профессор вазифасын башкара.

1 уйлап табуга таныклык, 10 патент, 270 фәнни эш авторы.

Галим төп хезмәтеннән тыш күп еллар җәмәгать эшчәнлеге белән мәшгуль. Ул Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә актив катнаша, республика матбугатында көнүзәк мәкаләләр белән чыгыш ясый. Марс Юлдашев шулай ук оста һәвәскәр җырчы буларак та киң танылу алган, бихисап конкурслар лауреаты. Ул бигрәк тә башкорт халык җырларын үзенчәлекле итеп башкара.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстанның атказанган врачы (1992)
  • Россиянең атказанган врачы (2003).

Җәмәгать эшчәнлеге

Thumb
Профессор Марс Юлдашев Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзалары белән

Марс Тимербулат улы Юлдашев җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: I, II һәм III Корылтайларга делегат итеп сайлана. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты советы әгъзасы, Әлеге вакытта Корылтайның экология, сәламәтлек саклау, гаилә комиссиясе рәисе[2] .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads