Мегавати Сукарнопутри

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мегавати Сукарнопутри
Remove ads

Диа Пермата Мегавати Сетиавати Сукарнопутри[17] (индон. Diah Permata Megawati Setiawati Soekarnoputri); 23 гыйнвар 1947 ел, Джокьякарта) — дәүләт эшмәкәре. 2001-2004 елларда Индонезия Президенты; илнең беренче хатын-кыз президенты; 1999-2001 елларда вице-президент. 1993-1996 елларда Индонезиянең Демократик фиркасе рәисе; Индонезиянең Көрәш демократик партиясен оештыручы һәм 1998 елдан аның алмашсыз җитәкчесе.

Кыска фактлар Ватандашлык, Тугандагы исем ...

Илнең беренче президенты Сукарноның кызы. Кыскартылган исемнәре — Мегавати Сукарнопутри (индон. Megawati Soekarnoputri) һәм Мегавати (индон. Megawati), Мега (индон. Mega) дигән кушаматы да бар.

Remove ads

Биографиясе

Яшлеге

Мегавати Сукарнопутри 1947 елның 23 гыйнварында Джокьякартада туган. Атасы Сукарно — Индонезиянең беренче президенты, аның хатыны Фатмавати (Fatmawati). Балалык еллары президент резиденциясендә — Мердек сараенда үтә. 1966 елда, Мегаватига 19 яшь тулганда, атасы хакимияттән чыгарыла.

Атасы хакимияттә чакта Мегавати Панджаджаран университетына укырга керә, әммә, 1967 елда укуын ташлап, хакимияттән читләтелгән атасына ярдәм итәргә тотына. 1970 елда, атасы үлгәч, Индонезия университетында психология өйрәнә башлый, әммә ике елдан укудан чыгаралар.

Сәяси карьерага килүе

1986 год елда Индонезиянең ул чактагы президенты Сухарто Мегаваттиның атасы Сукарнога «Азатлык белдерү Герое» исемен бирә, моңа багышланган тантанада катнашу Мегавати өчен сәясәткә керү була.

1987 елда Индонезия Демократик партиясенә[18] керә. 1987 елда Халык вәкилләре Советына депутат һәм Халык консультатив конгрессы әгъзасы итеп сайлана. Моңа атасы Сукарноның абруе булышлык итә, чөнки Мегавати үзе телгә осталык күрсәтми.

Индонезия Демократик партиясенә җитәкчелек итүе

1992 елдагы сайлауда Мегавати парламентка үтә алмый, әммә фирка эшендә уңышка ирешә. 1993 елның декабрендә ИДП съезында үзенә хөкүмәт каршы чыкса да Мегавати партиянең рәисе итеп сайлана.

Ә хөкүмәт Мегаваттны ИДП башлыгы итеп танымый. 1996 елда Меданда чираттан тыш корылтай үткәрелеп, иске рәис Сурьядины яңадан сайлыйлар. . Әммә Мегавати бу карар белән килешми, һәм фирка урталай бүленә.

1996 елның 27 июлендә Сүрьяди яклылар Мегават яклыларның Джакартадагы ИДП штаб-квартирасына һөҗүм итәләр. Һөҗүмгә каршы торып Мегавати ягы штаб-квартираны бирми. Мондый каршылык шәһәрдә фетнә чыгуына сәбәп була. Нәтиҗәдә Сүрьяди ИДПның рәсми җитәкчесе булып китә, ә Мегавати фракциясенә парламент сайлауларында катнашу тыела. (1993 һәм 1997).

Индонезиянең Көрәш демократик фиркасе рәисе сыйфатында

1998 елның маенда Сухарто президентлыктан киткәч, ИДПга альтернатива итеп, Мегавати Сугыш демократик партиясен төзи һәм аңа җитәкчелек итә башлый.

1999-2001 елларда — вице-президент, ә 2001-2004 елда — Индонезия президенты.

Икенче срокка сайланырга чыккач, икенче турда җиңелә.

2004 елда «Форбс» журналы Мегавати Сукарнопутрины дөньяның иң йогынтылы хатын кызлары арасында сигезенче урынга куя.

Remove ads

Бүләкләре

Орденнары

  • Индонезия Индонезия — Орден «Звезда Республики Индонезии» 1-нче дәрәҗә (2001, Индонезия президенты буларак кавалеры);
  • Индонезия Индонезия — Орден «Звезда Республики Индонезии» 2-нче дәрәҗә (2001)[19];
  • Индонезия Индонезия — Орден «Звезда Махапутра» 1-нче дәрәҗә .

Мактаулы гыйльми дәрәҗәләре

Шәхси тормышы

Бүгенге никахына кадәр ике тапкыр кияүдә булган. Беренче ире авиакатастрофада һәлак була, икенчесе белән аерылыша. 1973 елда өченче тапкыр тормышка чыга, 3 баласы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads