Меркурий (планета)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Меркурий (планета)
Remove ads

Меркурий (бор. тк. irbiz qudruġu, suv julduz[1])— Кояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә 88 җирдәге тәүлек периодлы әйләнә. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планетасы. Меркурийның күренүчән йолдыз зурлыгы −1,9 дан 5,5 гә кадәр үзгәрә, әмма Кояштан бик кечкенә почмакча ераклыкта (иң күбесе 28,3°) урнашу сәбәптән аны күрү ансат түгел. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күренергә мөмкин. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары елына 6–7 тапкыр була (иң зур элонгация вакытында) иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.

Кыска фактлар Тәртип саны, Кояштан уртача ераклык ...
Thumb
Меркурий табигый яктылыкта

Матди хасиятләр буенча Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменнән 70 % гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы 90нан 700гә кадәр К (−180нән +430 гача °C) үзгәреп тора.

Remove ads

Меркурий хәрәкәте

Меркурий Кояш тирәсендә сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км (0,387 а.е.) уртача ераклыкта әйләнә. Перигелийдә Меркурий Кояштан 45,9 млн. км (0,3 а.е.) ераклыкта була, афелийдә — 69,7 млн. км (0,46 а.е.) ераклыкта була. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.

Меркурийдәге йолдыз тәүлеге 58,65 җирдәге тәүлеккә тигез, ягъни 2/3 меркурийдәге елына тигез. Шуңа күрә бер меркурийдәге ел эчендә Меркурий үз күчәре тирәсендә бер ярым әйләнешкә әйләнә. Нәтиҗәсендә Меркурийда кояш тәүлеге ике меркурийдәге елына тигез яки өч меркурий йолдыз тәүлегенә тигез.

Remove ads

Матди хасиятләр

Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиусы 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу сан Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгын исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларның күп булуын күрсәтә. Меркурийдә тоткарсыз төшүе тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с.

Көндезге өслек уртача температурасы 623 К (349,9 °C) тәшкил итә, төнге — 103 К (−170,2 °C).

Remove ads

Тикшеренүләр

Борынгы һәм урта гасырлар күзәтүләре

Thumb
Ибне әш-Шәтир тәкъдим ителгән Меркурийның хәрәкәте моделе

Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны грек. Στίλβων («Стилбон») һәм грек. Ἑρμάων («Германон») исемнәре астында белгәннәр. Соңрак греклар иртәнге күктә күренеп торган планетаны «Аполлон», ә кичке күктә — «Гермес» дип атаганнар. Б.ч.к. IV гасырда грек астрономнары ике исем астында бер күк җисеме булуыны аңлаганнар. Римлылар бу планетаны Меркурий дип аттаганнар, чөнки ул күк йөзендә башка планеталардан тизрәк хәрәкәт итә. Аларның мифларында Меркурий греклардагы Гермеска тәңгәл килгән.[2]

Атамалар

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Готарид (иске тат. عطارد ғөтарид) гарәп исеме да кулланды[3], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Сылтамалар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads