Тимер

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тимер
Remove ads

Тимер (лат. Ferrum, Fe) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 8 төркем элементы. Тәртип номеры - 26. Тимернең гади матдәсе (CAS-номеры: 7439-89-6) — җиңел чүкелүчән, ак төстәге, югары реакцион мөмкинлеге булган металл. Тимер югары температурада һәм югары дымлылыкта тиз коррозияга бирешә. Саф тимер янмый, ә вак дисперсия хәлендә үзеннән-үзе янып китүчән.

Подробнее марганис◄Тимер / Ferrum (Fe) ►Кобальт, Атомның үзлекләре ...
Кыска фактлар Бәйле хәвеф-хәтәр, Ачыш датасы ...

Шулай ук тимер дип тимер эретмәләрен (0,8 %-ка кадәр катнашма) әйтәләр. Катнашмалар тимергә йомшаклык һәм сыгылмалылык бирәләр. Гамәлдә тимер белән углерод эремәсе: корыч (1,14 %-ка кадәр), чуен (2,14%-тан күбрәк) һәм составында хром, марганец, никель булган тутыкмый торган (легирланган) корыч кулланалар.

Барлык үзенчәлеге дә тимерне кешелек өчен 1-енче санлы металл итә.

Тәбигатьтә тимер саф хәлдә тимер-никель метиоридларында гына очрый. Җир кабыгында таралуы буенса — 4,65 % (4-енче урын O, Si, Al-дан калышып[19]). Җир төшенең зур өлеше тимердән тора дип исәпләнә.

Remove ads

Тимер минераллары

Тимер Җир кабыгында киң таралган. Бу металл бик күп руда һәм минераллар составына керә: кызыл тимер рудасы (красный железняк,гематит, Fe2O3; 70 % Fe), магнитлы тимер рудасы (магнитный железняк, магнетит, FeFe2O4, Fe3O4; 72,4 % Fe), көрән тимерташ (бурый железняк, лимонит, (гётит) һәм гидрогётит (FeOOH и FeOOH•nH2O).

Тәбигатьтә тимер сульфиды пирит FeS2 (күкерт һәм тимер колчеданы) очрый.

Тимер рудасы запасы буенча Рәсәй беренче урында. Диңгез суында тимер — 1×10−5—1×10−8 %.

Башка еш очрый торган минераллар[20]:

  • Сидерит — FeCO3 —35 %. Тыгызлыгы 3 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 3,5—4,5.
  • Марказит — FeS2 — 46,6 % тимер бар. Тыгызлыгы 4,6—4,9 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5—6.
  • Лёллингит — FeAs2 —27,2 % . Тыгызлыгы 7—7,4 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5—5,5.
  • Миспикель — FeAsS —34,3 %. Тыгызлыгы 5,6—6,2 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 5,5—6.
  • Мелантерит — FeSO4•7H2O —Тыгызлыгы 1,8—1,9 г/см³.
  • Вивианит — Fe3(PO4)2•8H2O — тыгызлыгы 2,95 г/см³ һәм Моос шкаласы буенча катылыгы 1,5—2.

Болардан башка составында тимер булган минераллар:

  • ильменит — FeTiO3
  • магномагнетит — (Fe, Mg)[Fe2O4]
  • фиброферрит — FeSO4(OH)•4,5H2O
  • [ярозит — KFe3(SO4)2(OH)6
  • кокимбит — Fe2(SO4)3•9H2O
  • рёмерит — Fe2+Fe3+2(SO4)4•14H2O
  • графтонит — (Fe, Mn)3(PO4)2
  • скородит — Fe3+AsO4•2H2O
  • штренгит — FePO4•2H2O
  • феялит — Fe2SiO4
  • альмандит — Fe3Al2[SiO4]3
  • андрадит — Ca3Fe2[SiO4]3
  • гиперстен — (Fe, Mg)2[Si2O6]
  • геденбергит — (Ca, Fe)[Si2O6]
  • [эгирин — (Na, Fe)[Si2O6]
  • шамозит — Fe2+4Al[AlSi3O10](OH)6•nH2O
  • нонтронит — (Fe3+, Al)2[Si4O10](OH)2•nH2O
Remove ads

Алу

Сәнәгатьтә тимерне тимер рудасыннан, гематит (Fe2O3) һәм магнетиттан (Fe3O4) алалар.

Рудадан тимерне аерып алуның бер ничә ысулы бар. Иң киң таралганы домна мичендә.

Җитештерүнең беренсе этабы — домна мичендә тимерне 2000 °C-та кайтару. Өстән тимер рудасы һәм флюс (известняк) бирелә, ә астан җылы һава агымы бирелә .

Мичтә, кислород җитешмәгәндә, кокс углерод монооксидына кадәр оксидлаша:

Үз чиратында углерод монооксиды тимерне кайтара. Реакция тизрәк үтсен өчен җылытылган угар газны тимер оксиды(III) өстеннән үткәрәләр:

кушылган флюс оксидка таркала һәм руда составындагы кремний белән кушылып шлак барлыкка килерә. Шлак мичтә эри, ул тимердән җиңелрәк һәм эрегән тимер өстеннән аерып алып була. Домна мичендә алынган тимер эретмәсендә углерод бик күп була. Алынган чуен алга таба эшкәртүгә китә.

Мартен мичләрендә артык күкерт һәм фосфордан тимер эретмәсен тазарталар. Электр мичендә легирланган корыч алалар.

Тимерне водород белән кайтару ысулы бар. Тимер рудасын ваклап, махсус балчык белән бутыйлар. Шахта мичендә метан конверсиясе үткәрәләр. Водород оксидлашу-кайтарылу реакциясендә тимерне кайтара.

,

Бу ысулда тимер үөкерт һәм фосфор белән пычранмый.

Саф тимерне тозлардан электролиз белән алалар.

Remove ads

Шулай ук карарга мөмкин

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads