Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы (Милли Шура) - Россия мөселманнарының ижтимагый-сәяси оешмасы (1917-18, Петроград).
Югары идарәче органы — Мөселманнар башкарма комитеты, басма органы - «Известия Всероссийского мусульманского совета» гәҗите булган.
Remove ads
Максаты
Мөселманнарның сәяси һәм иҗтимагый-мәдәни тормышына җитәкчелек итү, Россиянең булачак Оештыручылар мәҗлесенә мөселман вәкилләрен сайлау эшен оештыру һәм башка бурычлар куйган.
Тарихы
- 1917 елның маенда Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае карары нигезендә оештырыла.
- Башкарма комитеты әгъзалары июльдә Казанда үтәчәк Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтаен әзерли, соңрак Русиянең Ауропа өлеше һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген алга сөрәчәк парламенты Милләт Мәҗлесе һәм аның башкарма органы Милли Идарәне булдыруда катнаша.
- 1918 елның маенда Совет хакимияте тарафыннан тыела.
Remove ads
Мөселманнар башкарма комитеты
- Рәисе — Әхмәт Цаликов
- әгъзалары — Фатыйх Кәрими, Ибраһим Әхтәмов, Заһит Шамил, Муса Бигиев, Ильяс Алкин, Мостафа Төмәнев, Шакир Мөхәммәтъяров, Садри Максуди, Гаяз Исхакый (Идел буе һәм Себердән), Гобәйдулла Хуҗаев, Әхмәтзәки Вәлиди; Күлбай Түгешев, Ибраһим Җайнаков, Кокынбай Габделхаликов, Камалетдин Рахманбирдеев, Солтан Урманбиев (Төркистаннан), Корбангали Кошугылов, Колмөхәммәт Уразаев, Җиһанша Дусмөхәммәтев, Вәлитхан Таначев, Аккәгазь Дусҗанова (Казакстаннан), Исмәгыйль Леманов, Хөсәен Боданинский (Кырымнан).[1]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads