Мишель Барнье

Франция сәясәтчесе From Wikipedia, the free encyclopedia

Мишель Барнье
Remove ads

Мишель Барнье (фр. Michel Barnier; 1951 елның 5 гыйнвары, Франция, Ла-Тронш) ― францияле консерватив сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, 2024 елның 5 сентябреннән 13 декабренә кадәр Франция премьер-министры (2024 елның 5 декабреннән в.в.б.[1]). Голлист.

Кыска фактлар Мишель Барнье, Франция премьер-министры ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 9 гыйнварында Изер департаменты Ла-Тронш коммунасында туган, гаиләдә өч улның берсе. 1972 елда Парижда Югары коммерция мәктәбен[d] тәмамлаган[3].

Сәяси карьерасы

1973 елда Савойя департаменты Советының иң яшь депутаты була һәм бу мандатны 1999 елга кадәр саклый (1982 елдан 1999 елга кадәр Совет рәисе була)[4].

1978 елда Милли җыелышка[d] сайлана һәм 1993 елга кадәр сайланып килә.

Барнье 1992 елда Альбервильдә кышкы Олимпия уеннарын оештыручыларның берсе була.

1993―1995 елларда Эдуар Балладюр кабинетында әйләнә-тирә мохитне саклау министры һәм 1995―1997 елларда Ален Жюппе кабинетында Европа эшләре буенча дәүләт сәркатибе була. 1999 елдан алып 2004 елның 31 мартына кадәр ул Жан-Пьер Раффарен хөкүмәтендә Франция Тышкы эшләр министры урынын алган вакытта Романо Проди җитәкләгән Европа комиссиясенең төбәк сәясәте буенча Европа комиссары була[5]. Ул министр урынын 2005 елның 2 июненә кадәр, Доминик де Вильпенның яңа хөкүмәте формалашканнан соң аның урынына министр вазифасына Филипп Дуст-Блази килгәнче биләгән.

2006 елның мартында ул өч елга Европа Халык фиркасе (EPP) вице-председателе итеп сайлана. Парламент сайлауларыннан соң Ален Жюппеның отставкага китүе белән бәйле Франция хөкүмәтен үзгәрткәндә 2007 елның 19 июнендә Барнье авыл хуҗалыгы министры булачак, дип игълан ителә. 2009 елның 23 июнендә, Европарламентка сайлануы сәбәпле, Франциянең авыл хуҗалыгы министры вазыйфасыннан китә.

2010 елның 9 февралендә эчке базар буенча еврокомиссар итеп расланган.

2016 елдан алып 2021 елга кадәр чорда Барнье Бөекбританиянең Европа Берлегеннән чыгу мәсьәләсе буенча төп сөйләшүче булган[6].

2022 елның 2 декабрендә 2022 елгы президент сайлауларында «Республиканнар» фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелү өчен көрәшне оттырган, 23,93% тавыш җыйган һәм Эрик Сьоттидан (25,59 %) һәм Валери Пекресстан (25%) соң өченче урында калган[7]..

Remove ads

Франция премьер-министры

2024 елның 5 сентябрендә 73 яшендә Франция премьер-министры итеп билгеләнә[8]. Барнье Бишенче республика чорында Франциянең иң өлкән премьер-министры (элек хөкүмәт башында 70 яшьтән өлкәнрәк беркем дә булмаган), Барнье алдагы премьер-министр Габриэль Аттальдән 38 яшькә өлкәнрәк. Барнье 2012 елдан башлап Франция хөкүмәте башында «Республиканнар»[d] фиркасе вәкиле булган (ул вакытта хөкүмәтне «Республиканнар»га кадәр булган Халык хәрәкәте өчен берлектән Франсуа Фийон җитәкләгән).

2024 елның 5 декабрендә президент Макрон Барнье хөкүмәтенең отставкасын кабул иткән. Президент аның хөкүмәтнең яңа башлыгы билгеләнгәнче үз урынында вакытлыча калуын сораган[1].

Бүләкләре

  • 2008 елда Украина Оборона министрлыгы бүләгенә ― күкрәккә тагыла торган «Почет билгесе»нә лаек булган[9].

Барнье ― Шәрәфле легион ордены[d] офицеры.

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Өч баласы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads