Миңниса Бәкерова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Бәкерова Миңниса Миңлевәли кызы (27 декабрь 1947 ел) — башкорт театр актеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (1995)

Кыска фактлар Миңниса Бәкерова, Туган ...

Биографиясе

Миңниса Миңлевәли кызы Бәкерова 1947 елның 27 декабрендә Башкорт АССРның Көергәзе районы Тимербай авылында туган.

1970 елда Уфа сәнгать училищесын (Г. Г. Гилязев курсы) тәмамлый.

Училищедан соң, Салават башкорт дәүләт драма театрында эшли башлый. 1991 елда Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрына эшкә күчә.

1992-2007 елларда Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика сәнгать техникумында укыта.

1976 елдан театр эшмәкәрләре Берлеге әгъзасы.

Ире - Башкортстанның халык артисты Филарит Әбделгазим улы Бәкеров белән бик күп спектакльләрдә бергә уйнап, тамашачы мәхәббәтен яулыйлар.

Remove ads

Спектакльләрдәге рольләре

Сәгыйт («Кара йөзләр», Г. Әмири һәм В. Г. Галимова М. Гафуриның шул ук исемдәге повесте буенча),

Эсси (Иблис шәкерте» — «Ученик дьявола», Б. Шоу), Үлем («Канлы туй» — «Кровавая свадьба», Ф.Гарсиа Лорка),

Тукай («Онытылган фатиха» — «Забытая молитва», Ф. М. Бүләков),

Гөлчибәр («Күктән төшкән бәхет» — «Счастье, упавшее с неба»; дебют, 1970),

Хатирә («Кызлы йорт» — «Дом с невестой»; икәүләп дә — Н. Асанбаевны),

Маһинур («Бәхтигәрәй» — «Бахтигареев», А. М. Мирзаһитов) һәм башкалар.

Артистның репертуарына комик рольләр дә хас: Фатима («Хуҗа Насретдиннең биш хатын», Х. Н. Хәмзә), Рәсимә («Буш бишек», И. Х. Йомаголов).

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Башкортстан Республикасының халык артисты (1995 ел),

БАССР-ның атказанган артисты (1982 г.)

Сылтамалар

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads