Илшат Йомагулов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Илшат Йомагулов
Remove ads

Илшат Йомагулов, Илшат Хәлил улы Йомагулов, баш. Илшат Хәлил улы Йомағолов, рус. Юмагулов Ильшат Халилович (1932 елның 26 феврале, БАССР, Куергазы районы, Тимербай авылы — 2007 елның 3 ноябре, Уфа) — башкорт һәм татар театрларында уйнаган драма актеры, киноартист, драматург, БАССР (1976) һәм РСФСР (1979) атказанган артисты. БР театр әһелләре берлеге (1953), БР язучылар берлеге (1989) әгъзасы. Гали Ибраһимов премиясе (Стәрлетамак) лауреаты (1996).

Кыска фактлар Илшат Йомагулов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Пугачев. «Канкай улы Бәхтияр» Т. Миңнуллин
Thumb
И.Х. Йомагулов

1932 елның 26 февралендә БАССР Мәләвез (хәзерге Куергазы районы) Тимербай авылында[1] алты балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисенең теләге буенча барып, Ермолаевкада ветеринария техникумында ярты ел, Темәстә балалар йортында яшәп, педагогия укуханәсендә укыган. Уфадагы 9нчы мәктәпкә күчә, ләкин аңа анда укырга туры килми. Уфа сәнгать укуханәсенең театр факультетын (Х. Бохарский классы, 1952), А.В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) (Б. Бибиков, О. Пыжова курсы, 1959) тәмамлаган.

Remove ads

Иҗат юлы

Remove ads

Башкарган рольләре

Рус, татар һәм башкорт классикасы, чит ил драматурглары һәм үз әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 50дән артык роль иҗат иткән. Сәхнәдә романтик күтәренке рух белән иҗат итә. Каһарманнарының эчке кичерешләрен оста итеп дулкынландыргыч итеп сурәтли [2] .

Гафури театрында

Камал театрында

Фильмография

  • 1969 «Халкым сагышы» (Баштелефильм) — Биеш
  • 1980 «Алтын атлы җайдак» (Мосфильм, режиссер Василий Журавлев) — Күчәрбай-морза, Алтындуганың әтисе
  • 2002 «Башваткыч» (кыска метражлы фильм, режиссер Айчуак Йомагулов ) — Гомәр карт[3]

Драма сәрләре

«Нәркәс», «Чәчәннәр», «Бизәлгән тәхет», «Юл чатында», «Буш бишек», «Торналар кайтканда», «Югалтулар аша», «Ефәк аркан», «Мәхәббәт кошлары» (Сибай театрында уйнала[4]) һ.б. А.Н. Островскийның «Төшемле урын» (рус. Доходное место), Ж.- Б. Мольерның «Ирексездән табиб» (рус. Лекарь поневоле), Т. Уильямсның «Роза тамгасы» (рус. Татуированная роза) һ.б. драма әсәрләрен тәрҗемә итә. 2007 елда «Драмалар» китабы (Уфа, «Китап») нәшер ителә.

Remove ads

Гаиләсе

Беренче хатыны ― ?
Икенче хатыны Рәмзия Хисамова (18.08.1947, Дуван районы, Иске Хәлил авылында туган), актриса. Камал (1971-1976)[5], Стәрлетамак театрларында уйный.

  • улы Айчуак, артист, кинорежиссер.
  • кызы Айсылу, артистка, Стәрлетамак театрында уйный.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Thumb
Илшат Йомагулов исемендәге Стәрлетамак башкорт театры бинасы

Хәтер

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads