Монтана

From Wikipedia, the free encyclopedia

Монтанаmap
Remove ads

Монта́на (ингл. Montana [mɒnˈtænə]) — АКШның төньяк-көнбатышында урнашкан штат. Башкаласы — Һелена, иң зур шәһәр — Биллингс. Халык саны — 967 440 кеше (АКШта 44 нче урын, 2008 ел мәгълүматлары). Штатның рәсми атамасы — «Хәзинәләр штаты».

Кыска фактлар Монтана, Нигезләнү датасы ...

Монтана АКШ составына 41 нче штат буларак керә. Штат исеме испан теленең montaña (тау) сүзеннән килеп чыга дип санала.

Remove ads

Географик мәгълүмат

Төньякта Монтана Британ Колумбиясе, Альберта һәм Саскачеван Канада провинцияләре белән, көнчыгышта Төньяк Дакота һәм Көньяк Дакота, көньякта Вайоминг, көнбатышта Айдахо штатлары белән чиктәш. Штатның гомуми мәйданы — 381 156 км², шуның арасында 377 295 км² — коры җир.

Монтанада Глейшер Милли паркы һәм Йеллоустон милли паркы өлеше урнаша. Штат территориясендә Миссури елгасы ага башлый.

Штатның иң югары ноктасы — Гранит-Пик (3904 м).

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads