Монтсеррат

From Wikipedia, the free encyclopedia

Монтсеррат
Remove ads


МонтсерратКече Антиль утраулары архипелагына кергән бер үк исемле утрауда урнашкан Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.

Кыска фактлар Шигарь, Халык саны ...

Мәйданы 102 км². Халык саны 4922 кеше (2011). Рәсми тел — инглиз теле.

Мәэмүри үзәк — Плимут шәһәре (янартау атылуы нәтиҗәсендә ташланган), вакытлы үзәк Брейдс авылында урнашкан.

Утрауны 1493 елда Христофор Колумб кәшеф итә һәм Каталониядәге бер үк исемле манастыр хөрмәтенә атый. 1632 елда утрауда инглизләр урнаша башлый. XVII—XVIII гасырларда утрауга ия булу өчен Бөекбритания һәм Франция көрәшкән. 1783 елда тәмамән Бөекбританиягә буйсындырылган. 1834 елда Берләшкән корольлек колонияләрендә коллык бетерелгәч һәм XIX гасырда бөтен дөнья буенча шикәргә бәяләр төшү сәбәпле, утрауда сәнәгать масштабында лайм үстерелә һәм атаклы Монтсеррат лайм согы җитештерелә башлый. Җирләр яңа күчеп килүчеләргә сатып бирелә һәм лайм үстерү хуплана [2]. 1995 елның 18 июлендә Суфриер-Хиллс(ингл.) янартавы уянып, ата башлагач, утрауның көньяк өлешенә, шул исәптән башкала Плимутка(ингл.) зур зыян килә, ил халкының 2/3 өлеше утрауны ташлап китә (күрше Антигуа, Кариб диңгезе бассейны илләренә, Бөекбританиягә) [3].

Remove ads

Диннәр

2001 елда АКШ Үзәк разведка идарәсе мәгълүматы буенча, Монтсерратта төп дин ― христианлык (протестантлар 67,1 %, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 21,8 %, методистллар 17 %, илленчеләр 14,1 %, җиденче көн адвентистлары 10,5 % һәм Илаһ чиркәвенә табынучылар 3,7 %), католиклар 11,6 %, растафарилар 1,4 %, башка диннәр 6,5 %, атеистлар 2,6 %, диннәрен күрсәтмәгәннәр 10,8 % [4].

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads