Мохтар Сәгыйтов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мохтар Сәгыйтов
Remove ads
Кыска фактлар Мохтар Сәгыйтов, Туган ...

Биографиясе

Мохтар Мофазал улы Сәгыйтов 1933 елның 27 августында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Иске Собхангол (икенче мәгълүматлар буенча Яңа Монасыйп) авылында туган.

Иске Собхангол авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта.

1960 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1960-1964 елларда Мәскәүдә Дөнья әдәбияты институтында аспирантурада укый.

1964 елдан алып (1986 елда Төркиядә Измир шәһәрендә фаҗигале рәвештә һәлак булганчы) СССР Фәннәр Академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1972, 1984 елларда Башкортстан буенча фольклор-этнографик экспедицияләргә җитәкчелек итә.

Thumb
Мохтар Сәгыйтов музее
Thumb
Мохтар Сәгыйтов портреты
Thumb
Мохтар Сәгыйтов музеенда
Remove ads

Гыйльми эшчәнлеге

М. М. Сәгыйтов 70 кә якын гыйльми хезмәт авторы. Ул — башкорт халык иҗатын җыю, бастырып чыгару өлкәсендә зур хезмәт күрсәткән галимнәрнең берсе. Ул халкыбызның эпослары — кобаерларны өйрәнүдә, нәшер итүдә аеруча нәтиҗәле эшли. М. М. Сәгыйтов күп томлы «Башкорт халык иҗаты» басмасының эпоска багышланган ике томын (Ә. И. Харисов белән берлектә), шулай ук бәет (Н. Д. Шоңкаров белән берлектә), совет фольклоры (М. Ә. Мәмбәтов белән берлектә) томнарын бастырып чыгарырга әзерләнә. «Борынгы башкорт кобаерлары» (1987) исемле монографик хезмәте зур игътибарга лаек.

М. М. Сәгыйтов башкорт кобаерларын рус телендә бастыру өлкәсендә дә уңышлы эшли: «Урал батыр» (1977), «Акбүзат» (1976), «Былых времен сказанья» (1979), «Алдар и Зухра» (1986).

М. М. Сәгыйтов — шулай ук А. С. Мирбадалева һәм Ә. И. Харисов белән берлектә 1977 елда Мәскәүдә дөнья күргән «Башкирский народный эпос» исемле китапны басмага әзерләүче галимнәрнең берсе. Халык иҗаты мәсьәләләре, Якутстандагы башкортларның фольклорын җыю буенча аның күп санлы мәкаләләре басылган.

Remove ads

Әдәби иҗаты

М. М. Сәгыйтов, гыйльми эшчәнлек белән беррәттән, яшьтән ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнде. Үзе вафат булганнан соң филология фәннәре кандидаты Берҗән Баемов М. Сәгыйтовның хикәяләрен, юлъязмаларын «Гомерлеккә калган яра» (1993) исемле җыентыгында туплап, бастырып чыгарды.

Мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Бөрҗән районының Иске Собхангол, Яңа Монасыйп авылларындагы урамнарга аның исеме кушылган.
  • Иске Собхангол авылында Мохтар Сәгыйтовка музей ачылган.
  • Иске Собхангол авылында галим Мохтар Сәгыйтовка бюст куелган.

Хезмәтләре

  • Гомерлеккә калган яра. — Уфа, 1993.
  • Башкорт халык эпосының мифологик һәм тарихи нигезләре. — Уфа, 2009.

Әдәбият

  • Галин С. Тел ачкычы халыкта. — Уфа: «Китап», 1999. — 222-223-нче битләр.
  • Юрий Узиков. Исторические памятники Уфы. (на рус.яз.) «Китап» нәшрияты, 1999, 49 с. ISBN 5-295-02294-3.

Сылтамалар

  • Сөләйманов Ә. М. Сәгыйтов Мохтар Мофазал улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads