Мәрьям Кәбирова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мәрьям Кәбирова (7 апрель, 1955 ел) — укытучы, методист, җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны.
Биографиясее
Кәбирова Мәрьям Шакир кызы 1955 елның 7 апрелендә Мәчетле районы Әюп авылында туган.
1963−1966 елларда Әюп башлангыч мәктәбендә белем ала.
1967-1970 елларда Әбдрәхим сигезьеллык мәктәбендә укый.
1970-1974 елларда Мәсәгуть педагогия училищесында белем ала.
1974-1982 елларда Нуриман районы Ишморат авылына башлангыч класлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә.
1983-1991 елларда Әбдрәхим, Теләш, Олы Ыктамак мәктәпләрендә башлангыч сыйныф, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1991-2005 елларда Теләш мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы,
2005-2015 елларда Мәчетле районы мәгариф бүлегенә туган телләр буенча методист итеп күчерелә.
Remove ads
Җәмәгать эшчәнлеге
2001 елда «Минем гаиләм — минем байлыгым» район конкурсында җиңү яулыйлар.
Мәрьям Шакир кызы «Ел укытучысы — 2004» район конкурсы призеры була.
2005—2015 елларда район хатын — кызлар советы әгъзасы,
2010 елдан Мәчетле районы башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы.
«Зөбәрҗәт» район фольклор ансамбленең актив әгъзасы.
2020 елда «Зөбәрҗәт» ансамбле Екатеринбург шәһәрендә узган «Урал сандугачы» регионарa фольклор конкурсында 2 урын яуладылар
2005-2015 җырларда Мәчетле районы терминология комиссиясе әгъзасы була.
Remove ads
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2009, 2015 еллар)
- Хезмәт ветераны (2012 ел).
- Нуриман районы мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (1978 ел)
- Мәчетле районы мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (1983, 1991, 1998 еллар),
- Башкортстанның Мәчетле районы муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамотасы (2002, 2008 еллар)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads