Мәчетле районы
Русия Ферерациясы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мәчетле районы (баш. Мәсетле районы, рус. Мечетлинский район ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Административ үзәге — Олы Ыктамак авылы Уфадан 280 км еракта урнашкан. 49 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Якындагы тимер лл станцияләре – Чиләбе өлкәсендәге Сүлия (130 км) һәм Свердловск өлкәсендәге Кызылъяр (105 км).
һәм
Мәчетле районы Әй елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 20%ын урманнар били. Балакатай, Кыйгы, Дуван районнары һәм Свердловски өлкәсе белән чиктәш.
Remove ads
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Дуван-Мәчетле районы барлыкка килгән. Район үзәге Дуван-Мәчетле авылында урнашкан булган. 1932 елны үзәкне башкорт авылы Ләмәзтамакка күчерәләр, 1935 елда – рус авылы Оло Ыктамагына. 1962-1965 елларда Балакатай районы белән берләшкән хәлдә яши.
Халык
Сан алулар буенча милли состав, кешеләр (барлык халыктан)[4]
Района барлыгы 11 татар авылы бар.
Remove ads
Демография
Район җирендә туып-үскән кешеләр
- Вафа Әхмәдуллин - Словакиянең милли герое, партизан, Башкортстанның атказанган укытучысы;
- Ратмир Бәдретдинов - Башкортстанның халык артисты, биюче;
- Сабир Ваһапов - Мәчетле районының беренче җитәкчесе, БАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, партиянең өлкә комитетының беренче секретаре;
- Роберт Заһретдинов - бөтен дөньяга даны таралган виртуоз кубызчы;
- Миңнегафур Зәйнетдинов - республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, халык уен кораллары остасы;
- Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев, 1963), икътисадчы, журналист, Башкорт Википедиясе волонтеры һәм идарәчесе;
- Рифкать Исрафилов - Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе иясе, танылган театр режиссеры;
- Ринат Камал - язучы, С. Юлаев премиясе (2010) лауреаты;
- Алисә Камалова (1979), медицина фәннәре кандидаты (2006), БДМУ доценты;
- Бәхтияр Канкаев - Салават Юлаевның көрәштәше — татар халкының легендар батыры, Пугачев полковнигы;
- Барый Кәлимуллин - беренче башкорт архитекторы;
- Галимҗан Кәримов (1952), укытучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе;
- Гафифә Корбанова (1930—2008), КПСС Мәчетле район комитеты сәркатибе (1972―1985), БАССР атказанган укытучысы (1965);
- Котдус Латыйпов - Советлар Союзы Герое, очучы, язучы;
- Лена Садыйкова - татар шагыйрәсе;
Remove ads
Халык мәгарифе
2009-10 уку елында Мәчетле районының 16 мәктәбендә башкорт телендә 1026 бала укыган (башкортларның 60%ы), 9 мәктәптә 630 бала башкорт телен (ана теле) урынына укый. 17 мәктәптә башкорт булмаган 1383 бала башкорт телен дәүләт теле урынына укый (100%). Башкорт телен барлыгы 26 мәктәптә 3039 бала укый (98%). Бүген биредәге мәктәпләрнең бишесендә татар телендә белем бирелә. Ул мәктәпләргә районда яшәгән татар балаларының 36%ы йөри. Тагын 4 мәктәптә 365 укучы татар телен фән буларак өйрәнә (тагын 45,5%). Алар – катнаш халыклар яшәгән район үзәгенең лицей, гимназиясе, Әләгәз авылы мәктәпләре. Татар телен мәктәптә өйрәнә барлыгы 658 татар баласы (82%).[24][25]
Remove ads
Сылтамалар
- Мәчетле районы хакимиәте рәсми сайты 2019 елның 3 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
- "Мәчетле тормошы" район гәзите сайты 2013 елның 30 март көнендә архивланган. (рус.)
- Ижади Остахана "Мәчетле районы энциклопедиясы" (рус.), (тат.), (башк.)
- Уфаген сайтында Мәчетле районы авыллары(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads