Мәрьям Кәримова
укытучы, фирка хезмәткәре From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кәримова Мәрьям Гатаулла кызы (1935 елның 7 февралендә Малаяз районы Илтәй авылында туган — 2015 елда вафат була) — укытучы, фирка һәм совет хезмәткәре[1].
Remove ads
Биографиясе
Мәрьям Гатаулла кызы Кәримова 1935 елның 7 февралендә БАССР-ның Малаяз (хәзерге — Салават) районы Илтәй авылында туган. Кызга 12 яшь булганда, әнисе вафат була. Дүрт бала, Мәрьям һәм өч ир туганы, ятим торып кала. Көнкүрештә бөтен хатын-кыз эшен аңа башкарырга туры килә[2].
Тырыш кыз бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга, мәктәптә дә яхшы укый.
1954 елда Белорет педагогия училищесында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң, Курган өлкәсенә эшкә килә.
Remove ads
Тормыш һәм хезмәт юлы
1963 елга кадәр Шадрин (хәзерге — Әлмән) районы Тәңрекүл (ba) мәктәбендә укыта. Директор урынбасары була, тормышка чыга.
Читтән торып Курган өлкәсендәге Шадрин педагогия институтында укый. Ике баласы дөньяга килә.
1963-1969 елларда Салават районы Илтәй мәктәбендә укытучы,
1969-1972 елларда — Илтәй мәктәбе директоры. КПСС ның Салават район комитетына агитация һәм пропаганда мөдире итеп эшкә чакыралар.
1973-1990 елларда — КПССның Салават район комитетының өченче секретаре.
2020 елның февралендә Салават районы җәмәгатьчелеге Мәрьям Гатаулла кызының 85 яшьлек юбилеен билгеләде[3].
Remove ads
Гаиләсе
Ике бала әнисе.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- «Фидакар хезмәт өчен. В. И. Ленинга 100 яшь тулу уңаеннан» юбилей медале
- «Хезмәт ветераны» медале
- КПСС Үзәк Комитеты, ССРБ Министрлар Советы, ВЦСПС, БАССР Югары Советы, ВЛКСМ, Тынычлыкны яклау Совет Комитетының Мактау Грамоталары[4].
Шулай ук карагыз
- Илтәй
- Салават районының мактаулы гражданнары
Әдәбият
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.
Сылтамалар
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)
- Хезмәт ветераны Кәримова М. Г. архив фонды
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads