Салават районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Салават районыmap
Remove ads

Салават районы Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Кыска фактлар Салават районы, Нигезләнү датасы ...

һәм

Remove ads

Сыйфатлама

Районның зур өлеше Йөрүзән һәм Әй елгаларын аерган сырт өстендә урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Урал тауларының көнбатыш битләре сузылган. Көньяк-көнчыгышта Каратау сырты, төньяк-көнбатышта – Уфа платосы. Уртача биеклек – 370 м.

Бокситлар, известняк, цемент балчыгы һ.б. файдалы казылма чыганаклары бар.

Район җирләренең 63,9 мең гектарда урман каплый (31,6%). Авыл хуҗалыгы биләмәләре 107,9 мең га алып тора. Шулардан 66,9 меңе – басу җире, көтүлекләр – 26,6 мең, печәнлекләр – 14,3 мең га.

Remove ads

Тарихи белешмә

Малаяз районы 1935 елда Югары Кыйгы районыннан бүленеп чыга. Үзәге татарлар яшәгән Татар Малаязында була. 1939 елда авылда янгын чыгып, район идарәсе янып чыга. Шуны сылтау итеп, район идарәсен һәм бер өлеш исән калган корылмаларны Иске Михайловка авылына күчерәләр. Михайловка белән башкорт авылы Иске Каратаулы кушыла да, яңа торак урынына Малаяз дип исем кушалар (хәзер – район үзәк). 1941 елның 4 мартыннан район башкорт халкынынң милли батыры Салават Юлаев исемен йөртә.

Районда 60 авыл бар. 6 торак урынында 1 мең кешедән артык яши: Малаяз, Мөрсәлим, Аркавыл, Нәсибаш, Лаклы, Янгантау санаторие.

Remove ads

Демографик хәл

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
башкортлар17 185 (52,2%)15 553 (59,9%)19 091 (67%)
татарлар 9 861 (30%)7 635 (26,9%)6 306 (22,1%)
руслар2807 (9,8%)

Татар авыллары – Нәсибаш, Татар Малаязы, Лаклы, Таймый, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново.

Демография

Подробнее 1 гый 2018, 1 гый 2019 ...
Remove ads

Икътисад

Районның авыл хуҗалыгы уҗым арышы, язгы ашлык, солы, арпа, бәрәңге үстерүдә, ит-сөт өчен эре мөгезле терлекчелектә, атчылыкта һәм дуңгызчылыкта махсуслаша.

Авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруда 22 зур хуҗалык, 43 игенче-фермер хуҗалык шөгыльләнә. Районда төзелеш материаллары өчен чимал чыгарыла. Мөрсәлимдә махсус вакташ («Башкиравтодор» өчен), ком-төзелеш известе («Башизвесть») чыгарыла, Яхьяда – вак таш карьеры. Мөрсәлимдә төзелеш өчен агач эшкәртелә.

Район казнасын дөньяда билгеле Янгантау шифаханәсе, Күргәзәк минераль аш-суын кою заводы баета.

Remove ads

Транспорт

Район юллар белән начар тәэмин ителгән. Кропачево-Малаяз-Мәсәгуть-Олы Ыкбаш; Малаяз – Югары Кыйгы –Яңа Балакатай юллары бар. Көньяктан район аша УфаЧиләбе тимер юлы уза.

Танылган шәхесләр

Remove ads

Мәгариф

Салават районында 1 башкорт гимназиясе, 14 тулы урта, 12 төп урта, 3 башлангыч, 9 башлангыч-филиал. Урта мәгариф мәктәпләрендә 3460 бала укый (2010 сентябре)

Татар теле Лаклы, Нәсибаш, Миәшагар, Шәрип тулы урта, Таймый 9-еллык мәктәпләрдә алып барыла.

Чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads