Наталья Пономарёва

From Wikipedia, the free encyclopedia

Наталья Пономарёва
Remove ads

Наталья Петровна Пономарёва (1895, Казан, Россия империясе1941, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы.

Кыска фактлар Наталья Пономарёва, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Наталья Пономарёва 1895 елда Казанда тарихчы һәм археолог гаиләсендә туа[1]. 1914 елда Казан сәнгать мәктәбендә, 1918—1922 елларда АРХУМАСта укый[2]. Аның укытучысы Николай Фешин була. Укуны тәмамлангач, ирекле рәссам исемен ала. 1922 елда Казанда АРХУМАСның беренче конкурс күргәзмәсендә катнаша. 1923 елда Ленинградка күчеп килә. В. И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесында укый, аннары шунда ук укыта. Революцион Россия Рәссамнар ассоциациясе күргәзмәләрендә катнаша[3]. Ленинград Рәссамнар берлеге оешмасы әгъзасы була.

Портретлар һәм декоратив композицияләр авторы буларак билгеле[2]. Пономарёваның башлангыч портретлары — монументальлек, натюрмортлары скульптурлылык һәм күләме белән аерылып тора[3].

1941 ел ахырында Ленинград камалышы вакытында һәлак була[4] (башка мәгълүматлар буенча — 1942 елда[1]).

Наталья Пономарёваның кайбер эшләре Италиянең «Капитани» галереясында саклана[1].

Remove ads

Гаилә

1920 елларда рәссам Константин Павлович Яновка кияүгә чыга (1905—1996)[1].

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads