Нахимов ордены
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нахимов ордены (русча орден Нахимова) - Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең дәүләт хәрби флот бүләге. Россия империясенең җиңелмәс флот башлыгы исемен йөртә.
1944 елның 3 мартында (Ушаков ордены белән бергә) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]
Рәсем авторлары – 1 нче ранг капитаны Борис Михаил улы Хомич белән рәссам Алексей Леонид улы Диодоров.[2]
Бөек Ватан сугышы чорында (Кырым ярымутравын һәм Акъярны алман басып алучыларыннан азат итү хөрмәтенә) кабул ителгән орден.
I һәм II дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе – югары дәрәҗә.
Сталин тәкъдиме белән рубиннар белән бизәлгән.
Remove ads
Статут.
Нахимов ордены белән Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары, Ватан өчен яуларда сан ягыннан көчлерәк дошманны җиңәргә ярдәм иткән диңгез сугышларын оста оештырган өчен, үз көчләреңне саклап калган хәлдә дошманның һөҗүмен оста кире каккан өчен бүләкләнә.
Тасвирлама.
Нахимов ордены берничә өлештән тора. Алтын кызыл йолдызның нурлары, көмештән эшләнгән икенче йолдызның якорьга охшатып ясалган нурлары арасына урнаштырылган.
Алтыннан эшләнгән түгәрәк медальон көмеш йолдызга беркетелә. Медальон эчендә алтыннан эшләнгән адмирал Павел Степан улы Нахимовның профиль сурәте. Көмеш йолдыз нурларында 5 рубин.
II дәрәҗә Ушаков ордены көмештән генә эшләнә. Рубин урынына кайнар эмаль кулланыла.
Remove ads
Тарих.
- 1944 елның 16 маенда I дәрәҗә Нахимов ордены белән иң беренче булып Кара Диңгез флотының яр буе хезмәте генерал-лейтенанты Петр Алексей улы Моргунов бүләкләнде.
- 1 нче санлы Нахимов ордены 1945 елның 25 маенда контр-адмирал Н.Э. Фельдманга тапшырылды.
- I дәрәҗә Нахимов ордены белән 82, II дәрәҗә Нахимов ордены белән 469 мәртәбә бүләкләгәннәр.
- Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалгач, Нахимов ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып кала.[3]
Әдәбият.
1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.Тышкы сылтама
Remove ads
Моны да карагыз
Тышкы сылтамалар
https://web.archive.org/web/20120226044413/http://award.adm.gov.ru/orden/orden_12.htm
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads