Николай Подгорный

From Wikipedia, the free encyclopedia

Николай Подгорный
Remove ads

Николай Виктор улы Подгорный (рус. Николай Викторович Подгорный, укр. Микола Вікторович Підгорний, 5 (18) февраль 1903(19030218), Карловка, Константиноград өязе, Полтава губернасы, Россия империясе11 гыйнвар 1983, Мәскәү, ССРБ) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Кыска фактлар Николай Подгорный, Туган телдә исем ...

ССРБ ЮШ депутаты (4—9 чакырылышлары).

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Металл коючы гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Хезмәт эшчәнлеген 1917 елда слисер укучысы буларак башлаган. 1921—1923 тә комсомол райкомы сәркәтибе, 1923—1926 да Киев политехника институтының эшфакында укыган. 1931 дә Киев азык-төлек сәнәгате технология институтын тәмамлаган. 1931 дән инженер-техник вазыйфаларында.

  • 1939—1940 һәм 1944—1946 да УССР азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары, 1940—1942 дә ССРБ азык-төлек сәнәгате халык кәмисәренең урынбасары.
  • 1942—1944 тә Мәскәү азык-төлек сәнәгате технология институты директоры.
  • 1946—1950 дә УССР Югары Шурасының ССРБ ЮШсында даими вәкиле.
  • 1950 дән фирка эшендә: Харковь өлкомының беренче сәркәтибе, 1953 дә УКФ ҮКның икенче сәркәтибе, 1957—1963 тә беренче сәркәтиб.
  • 1963—1965 елларда СБКФ ҮК сәркәтибе.
  • 1965—1977 дә ССРБ ЮШ президиумы рәисе.
  • 1977 дән пинсәдә.

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Remove ads

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads