Нияз Вәлиев
татар шагыйре From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Нияз Вәлиди, чын исеме Нияз Хасият улы Вәлиев — татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2001 елдан).
Ул 1955 елның 20 ноябрендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлый, Казан ветеринария институтына укырга керә. Укудан бүленергә мәҗбүр булып, әрмедә хезмәт итә, югары белемен Казан дәүләт университетында дәвам иттерә. 1979 елдан Чаллының технология проектлары оешмасында технолог-инженерлар төркемен җитәкли.
XX гасырның 80 нче еллардан матбугатта шигырьләрен бастыра башлый. 1988 елда кыска шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында, ә 1992 елда «Бер тауда ун чишмә» исемле китапта урын ала. 1994-2004 елларда Чаллының «КамАЗ», «Хәерле иртә» нәшриятларында аның тагын дүрт китабы басыла.
Нияз Вәлиди шигъриятендә үзенең иҗат йөзен беренче чиратта хикмәтле сүзгә, тормыш күренешләрен тасвирлауда һәм дөньяны танып белүдә ассоциатив фикерләүгә, параллелизм ысулларына таянып эшләнгән кыска шигырь формалары аша чагылдырырга омтыла.
Remove ads
Әдәбият
- Тәрәзәле еллар: шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1994. — 128 б. — 2500 д.
- Күңел ишеге: шигырьләр. — Чаллы: Хәерле иртә, 1999. — 96 б. — 1000 д.
- Болытлар сагышы: шигырьләр. — Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. — 112 б. — 500 д.
- Кыска шигырьләр-өчьюллыклар. — Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. — 80 б. — 500 д.
Сылтамалар
- Татар язучылары порталы
- Яр Чаллы язучылары(үле сылтама)
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads