Нурулла Фазлаев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Нурулла Фазлаев
Remove ads

Нурулла Фазлаев, Нурулла Гарифулла улы Фазлаев, рус. Фазлаев Нурулла Гарифуллович (1909 елның 6 марты, Сембер губернасы, Буа өязе, Мунчәли1997 ел, Казакъстан, Тараз) – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы, старшина.

Кыска фактлар Нурулла Фазлаев, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1909 елның 6 мартында Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Мунчәли авылында крестьян гаиләсендә туган. Авылда җиде сыйныфлы мәктәп тәмамлаган. 1929-1936 елларда Данбаста шахтада эшли. 1936-1940 елларда Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә (Казакъстан ССР) ремонт-төзелеш конторасында ташчы, урман эшкәртүче булып эшли. 1941 елның августында Кызыл гаскәргә алына. Ике ел Иранга кертелгән Кызыл гаскәр составында хезмәт итә, союздаш илләрдән кертелүче ярдәмне юллардан тоткарлыксыз үткәрүне тәэмин итү хезмәтендә була, кече командирлар әзерләүче курсларны тәмамлый, старшина итеп билгеләнә.

Remove ads

Бөек Ватан сугышы

1943 елдан фронтта. Үзәк һәм 1нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. 1нче Украина 13нче армия 19нчы инженер-сапер бригадасы 281нче аерым штурм инженер-сапер батальонында отделение белән җитәкчелек итә. Курск дугасында отделениегә хәрәкәт итүче армия үтәсе юлны миналардан чистарту бурычы йөкләнә. Беренче көнне отделение 500 мина, икенче көнне 750 мина, өченче һәм алдагы көннәрне 1000 әр мина табып, зарарсызландыра.
1945 елның 26 гыйнварында каһарманлык күрсәткән. Һохбаушвиц авылында (Сьцинава шәһәреннән 6 км төньяктарак, Польша) Одер елгасын кичү өчен, беренче булып, борам кичүе сала. 5 тәүлек эчендә әлеге борам аркылы 100 дән артык автомашина, туплар үтә, корал ташыла. Шулай итеп, совет солдатларына аргы якта плацдарм тоту өчен зур ярдәм күрсәтелә. 1945 елның 10 августында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Remove ads

Сугыштан соң

1945 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Җамбул (хәзерге Тараз) шәһәрендә яши.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • Яшәгән йорты диварына истәлек тактаташ куелган.
  • Тараз шәһәрендә урамга исеме бирелә.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.6 (У-Я). Казань, 2014. 2020 елның 18 февраль көнендә архивланган.

Әдәбият

  1. Герои Советского Союза — казахстанцы. Алма-Ата, 1968.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  4. Война. Судьбы. Память. Песни (автор-төзүчеләр М. Небольсина, Б. Хәмидуллин). Казан: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads