Оешма чәчәклеләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кашкарыйчалар (лат. Asteráceae), яки Оешма чәчәклеләр (лат. Compósitae) — ике өлешле үсемлекләрнең иң зур семьялыкларының берсе; 32913 төрне үз эченә ала, алар 1911 ыругка берләшә[8]. Бу үсемлекләр бөтен дөнья буйлап таралган һәм барлык климат зоналарында да бар. Хаталы рәвештә бер чәчәк дип уйланыла торган катлаулы чәчәк төркемнәре бар.
Remove ads
Тасвирлау
Бу семьялык вәкилләре, нигездә, үләнчел үсемлекләр, алар беръеллык яки күпьеллык, еш кына куаклар яки кечкенә агачлар. Моннан тыш , Галапагос утрауларында чын урманнар ясаучы биеклеге 20 метрлы <i>Scalesia pedunculata</i>) бар. Аннан да биегрәе төр — Мадагаскарда үсүче биеклеге 40, калынлыгы 1 метр булган Brachylaena merana.
Татарстан территориясендә 64 ыруг, 235 төр бар.[9]
Чәчәк төркеме

Бу гаиләнең үзенчәлеге шунда ки: исеменнән күренгәнчә, аның чәчәкләре катлаулы, ягъни чәчәк дип аталган нәрсә чынлыкта кечкенә чәчәкләрдән торучы чәчәк төркеме — кәрзин. Бу кечкенә чәчәкләр уртак чәчәк сабында утыралар, уртак тышча — касә белән уратып алынганнар. Аерым чәчәкләр гадәттә бик кечкенә, озынлыгы 2-3 мм. Алар аскы җимшәнле, бер оялы, бер орлыклы, аның өстенә тоташ яфракчыклы таҗ беркетелгән. Таҗ нигезендә гадәттә төкләр, тешчекәр, кайма була. Бу рудиментар касә яфраклары. Кәрзиннәр исә башак, калкан һәм башка катлаулы чәчәк төркемнәре хасил итергә мөмкин.
Таҗн яфракчыклары тоташ, формалары төрле, ләкин иң еш очрый торган ике төр бар: көпшәле һәм телсыман. Калган өч киң таралган төр — ике иренле, ялган телсыман һәм бүрәнкәсыман чәчәкләр. Барлык кашкарыйчаларда, сирәк очраклардан кала, 2 җимеш яфрагы, 5 серкәч бар; алар җепләре белән таҗ көпшәсенә үсеп керәләр һәм серкәлекләре белән бергә баганачыкны әйләндереп алган бер буш торба хасил итәләр. Әлеге торба икегә аерылган танаучык белән тәмамлана. Гинецей певдомонокарп (ялган бер җимешле), ике җимеш яфрагы кушылып, бер оялы бер орлык бөресе кергән җимшән хасил итә.
Тасвирланган гаиләнең күпчелек үсемлекләрендә кәрзиннәр бары тик көпшәсыман чәчәкләрдән торалар. Мәсәлән, артишок, күкбаш, әрекмәг. Башкаларында (тузганак, кәҗә үләне (скорзонера), салат, һиндыба) барлык чәчәкләр телсыман. Ниһаять, башкаларның һәр кәрзинендә ике төрле чәчәкләр бар: әйләнә тирәсендә телсыман, ә үзәктә көпшә чәчәкләр (мәсәлән, көнбагыш, кашкарый, дәлия, тырнак гөл, бәрхет гөл, ак чәчәк).
Чәчәк төркеме гадәттә кечкенә, диаметры берничә сантиметрга кадәр; кайбер төрләрдә ул 10-15 см га җитә, һәм гаиләдә иң зур чәчәк аткан көнбагышта ул 60 см га кадәр җитә ала. Ә кайбер әремнәрнең чәчәк төркеме биеклеге һәм киңлеге 2-4 ммдан артмый. Чәчәк формуласы : .
Яфраклар
Яфраклары чиратлашкан, сирәк кенә каршыдаш яки боҗрасыман утырышлы, гадиләр, бөтен яки теленмә, гадәттә төпчек яфракларсыз. Аларның зурлыгы, формасы, аерылу дәрәҗәсе төрлечә була; озынлыгы берничә миллиметрдан 2 м га кадәр була ала.
Тамыр
Күпчелек төрләрнең яхшы үскән төп тамыры бар. Еш кына тамыр бүлбесыман калыная, мәсәлән, әрекмәндә. Күп төрләрнең контрактиль тамырлары бар; алар нигез розеткасы булган үсемлекләрнең розеткаларының җиргә нык ябышуларын тәэмин итәләр. Күп төрләрдә эндомикориза (гөмбәле тамыр) табылган.
Җимеш


Җимеше — орлыкча, ягъни тиресыман яки агачсыман кабыгы булган бер оялы, бер орлыклы, ярылмый торган чикләвек. Еш кына очкак. Таҗ нигезен чолгап алган чәчләр, төкләр, кикриккә әйләнеп, парашютның бер төре булып хезмәт итә һәм орылкларны җил белән ерак алып барырга мөмкинлек бирә (анемохория). Башка төрләрдә, орлык янында 2-3 тешле энәләр үсә. Алар хайван йонына яки кеше киеменә ябышалар һәм шулай итеп ерак араларга таралалар (зоохория). Сирәк төрләрнең орлыклары тарату өчен җаланмаларга ия түгел. Орлыклары гел аксымсыз, бик майлы орлык өлешләре белән.
Remove ads
Серкәләнү
Кагыйдә буларак, бөҗәкләр тарафыннан серкәләнәләр. Бик сирәк төрләрдә бу эшне җил башкара.
Таралу
Оешма чәчәклеләр бөтен дөнья буенча таралган, ләкин алар Төньяк Америкада аеруча мөһим роль уйныйлар. Алар шулай ук Урта Азиядә һәм көньяк Европада бик күпләп үсәләр, төньякка таба аларның төрләре саны сизелерлек кими.
31 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Әһәмият
Оешма чәчәклеләр арасында дару (каклавыч, әрекмән, үги ана яфрагы, тырнак гөл, тузганак, әрем, эт сырганагы һәм башкалар) терлек азыгы (андыз, агулы билчән, топинамбур һәм башкалар), декоратив (кашкарый, күкчәчәк, бабүнә, болын ромашкасы, шайтан таягы һәм башкалар), баллы (күкчәчәк, ачыкый, дөгәнәк, билчән һәм башкалар), майлы (көнбагыш), инсектицид (яткын борча үләне, гөлбадран, өчкырлык, меңьяфрак һәм башкалар) чүп (каклавыч, әрекмән, билчән, убыр уты һәм башкалар) үсемлекләре бар.[10]
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads