Топинамбур
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Топинамбу́р яки Топина́мбур, шулай ук җир грушасы (лат. Heliánthus tuberósus) — Астралылар гаиләлеге Көнбагыш ыруының күпьеллык үләнле-бүлбеле үсемлекләр төре. Яфрагы-чәчәге көнбагышка охшаган, тамырлары бәрәңгене хәтерләтүче бүлбеләр бирә торган үсемлек, яшелчә. Топинамбурның үрчүен контрольдә тоту кирәк, чөнки көчле тамырлары башка үсемлекләргә үсәргә ирек брми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән[2].
Remove ads
Атамасы
Яшелчәгә Бразилия индеецларының тупинамба кабиләсе исеме бирелгән.
Таралу ареалы
Топинамбур борынгыдан ук Төньяк Америка индеецлары тарафыннан үстерелгән. Европага XVI гасырда декоратив үсемлек буларак кертелгән. XVIII гасырда бәрәңге үрчетү һәм куллану арту сәбәпле, топинамбурны куллану бермә-бер кими. XIX гасырның икенче яртысыннан фураж культурасы буларак игелә.
Ботаник тасвирлама

Бүлбеләре туфракта яхшы кышлый, кырыс климат шартларына (– 40 - 54 °С.) түзем[3]. Иртә язда яисә көз көне утырталар. Сабагының биеклеге 4 метрга җитә. Сары чәчәкләре көнбагышка охшаган. РФ Европа өлешендә август-октябрь айларында чәчәк ата. Көз көне орлык коя.
Топинамбурның бүлбеләре химик составы буенча бәрәңгегә охшаган. Туклыклыгы ягыннан кайбер яшелчәләрдән өстен тора. Бүлбеләре аксымга, минераль тозларга, инулин полисахаридына, фруктозага, микрокисәкчекләргә, азотлы матдәләргә, В1, С витаминнарына, каротинга бай.
Куллану
Топинамбурның яфрагы һәм сабагы силос өчен яхшы кушылма. Аучылык хуҗалыкларында аны куян, поши, боланнарга ашату өчен үстерәләр. Бүлбесен ашатсаң, сыер сөтенең күләме һәм майлылыгы арта. Тавыкларга бирсәң, ике-өч атнага алданрак йомырка сала башлый. Кәҗә, сарык, йорт куяны да яратып ашый. Бүлбеләрне язын казып алсаң, яз көне кирәкле файдалы ризык була. Көз көне казып алынган бүлбе озак сакланмый, аз гына бәрелсә-яньчелсә дә, чери.
Чи килеш тә ашарга яраклы яшелчә. Шулай ук пешереп, кызыдырып та ашарга мөмкин. Аннан төрле салат, компот, чәй, кофе ясыйлар. Киптерергә яисә консервларга була. Кыздырган бүлбесенең тәме баллы бәрәңге тәменә охшаган.
Remove ads
Экология
Топинамбур кебек чит илләрдән кертелгән үсемлекләр яңа ватаны табигатенә яраклашып, кыргыйлашып китәргә сәләтле. Алар җирле үсемлекләрне юкка чыгара башлый. Шуңа күрә топинамбурның үрчүен контрольдә тоту таләп ителә. Көчле тамырлары белән тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Үсемлекләрне саклау буенча Европа һәм Урта диңгез буе оешмасы тапинамбурны карантин объекты дип игълан иткән. РФ «Себер флорасының Кара китабы»на кертелгән. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров тапинамбурны Татарстан флорасының Кара китабына кертергә тәкъдим итә.
Remove ads
Галерея
- Чәчәге
- Яфраклары
- Сабагы
- Орлыгы
- Бүлбесе
Моны да карагыз
Әдәбият
- Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Топинамбур. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 22-28 февраль, 12нче бит.
Сылтамалар
- Топинамбур. dic.academic.ru(рус.)
- Груша земляная. ЭСБЕ(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads