Олег Васильев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Олег Федорович Васильев ( 1 август, 1925, Мәскәү, РСФСР, СССР7 март, 2017, Новосибирск, Россия ) — гамәли гидродинамика һәм гидравлика өлкәсендә Россия һәм совет галиме , океонология, атмосфера физикасы һәм география бүлекләре буенча Россия Фәннәр академиясе академигы (1994; 1970 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты), РФА киңәшчесе.

Кыска фактлар Олег Васильев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

  • 1948 Мәскәү гидромелиорация институтын тәмамлый .
  • 1948-1959 Мәскәү инженер-төзелеш институтында эшләй. Техник фәннәр кандидаты (1951) [2] .
  • П. Я. Кочинадан СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалына эшкә чакыру ала. 1959 елның 1 апреленнән ул СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының Гидродинамика институтында, гамәли гидродинамика лабораториясе мөдире булып эшләй. Техник фәннәр докторы (1960 елның 17 июнендә яклай) [3] .
  • 1970 СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
  • 1994 Россия фәннәр академиясенең академигы.

РФА Себер филиалының су һәм экология проблемалары институтының оештыручысы (1985) һәм беренче директоры (1987-1995), 1995 елдан РФА киңәшчесе.

Файл:Grave VasilyevOF Novosibirsk.jpg
О. Ф. Василиевның кабере

Көньяк зиратта күмелгән.

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлек өлкәләре: гамәли гидродинамика, гидравлика, гидрология, гидрофизика һәм сусаклагычлар экологиясе.

Басмалары

  • Основы механики винтовых и циркуляционных потоков, М. — Л., 1957.
  • О газотермодинамическом расчёте потоков в простых и сложных трубопроводах, «Изв. Сибирского отделения АН СССР». Серия технических наук, 1968, № 13, в. 3 (совм. с А. Ф. Воеводиным).

Бүләкләре

- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985),

- Ике «Хөрмәт Билгесе ордены» (1967, 1975),

- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1997),

- медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале(1943) [4] .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads