Олег Мочалов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Олег Дмитриевич Мочалов ( 1972 елның 20 июлендә туган) — Россия археологы һәм укытучысы. Тарих фәннәре докторы, профессор . 2013 елдан Самара дәүләт социаль-педагогик университеты ректоры [2] .

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1972 елның 20 июлендә Куйбышевта инженер һәм укытучы гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан бабасы — Павел Петрович Мочалов , Куйбышев металлургия заводының беренче директоры. Әнисе ягыннан бабасы — Иван Сергеевич Волков, Куйбышев политехник институты ректоры[3][4] .

1989 елда ул 81нче урта мәктәпне тәмамлый. 1994 елда Самара дәүләт педагогик институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1998 елда "Археология" һөнәре буенча кандидатлык диссертациясен яклый һәм тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 2000 елда аңа доцент дигән академик исем бирелә. 2011 елда ул «Керамика эпохи бронзы севера степи — лесостепи Волго-Уральского междуречья (по материалам могильников)» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый [4].

1996 елдан бирле "Россия тарихы һәм археологиясе" кафедрасында укыта. «Археология», «Безнең край», «Этнология», «Идел буе халыклары этнорафиясе», «Тарихи география», «Ярдәмче тарихи дисциплиналар», «Тарих» фәннәре буенча курслар укый, тарих факультеты студентларының археологик практикасын җитәкли. Самара өлкәсе территориясендә күпсанлы археологик экспедицияләрендә катнашучысы һәм оештыручысы була.[4]. 1999 елдан 2012 елга кадәр тарих факультеты деканы урынбасары һәм декан вазифаларын башкаручы вазифасында була. 2012 елда бертавыштан факультет деканы итеп сайлана. 2012 елның ноябрендә фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректор вазыйфасына билгеләнә [4].

2013 елның 25 июнендә ул университет ректоры итеп сайлана [4]

Ул 110 дан артык фәнни-мәгариф-методик әсәрнең авторы, шул исәптән 5 китабы чит илдә бастылырган [4]

Гаиләсе

Өйләнгән. Улы — Виталий, кызы — Алена [5] .

Remove ads

Хезмәтләре

Монографияләр

    • Мочалов О. Д. Керамика погребальных памятников эпохи бронзы лесостепи Волго-Уральского междуречья/ О. Д. Мочалов. — Самара: Изд-во СГПУ, 2008. — 252 с.
    • Мочалов О. Д. Древние культуры и этносы Самарского Поволжья: учебное пособие / коллектив авторов. — Самара: Самарское книжное издательство, 2007. — 416 с.[6]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads