Олег Тарасов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Олег Вячеславович Тарасов (1985 елның 2 ноябре, Түбән Кама, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия хоккейчысы, Казакъстан һәм Украина югары дивизионы клубларында уйнаган.
Remove ads
Тормыш юлы
Олег Тарасов 1985 елның 2 ноябрендә Татарстан АССРның Түбән Кама шәһәрендә туа. Түбән Кама «Нефтехимик» хоккей мәктәбендә тәрбияләнүче. Клубның «дубле» өчен 2001/2002 сезонында беренче лигада дебют ясый. 2009 елга кадәр Серов, Чаллы, Екатеринбург, Кирово-Чепецк, Волжск һәм Әлмәт югары һәм беренче Россия лигалары клубларын тәкъдим иткән.
2009 елда Казакъстанга китеп, анда Сәтбаевның «Казахмыс», Тимертауның «Арыстан» һәм Күкчәтауның «Арлан» клублары данын яклаган.
2010/2011 сезонда Уссурийскның «Приморье» клубына игълан ителгән, әмма матчларда катнашмаган. 2011—2013 елларда Югары хоккей лигасына нигез салучыларның берсе булган «Ижсталь»га әйләнеп кайта. Алга таба, нигездә, әлеге лига клубларын тәкъдим иткән: «Рязань» (2013/2014), Үскәмәннең «Казцинк-Торпедо» (2014/2015) һәм Дмитровның «Звезда-ВДВ» (2015 ел беренче әйләнештән соң чемпионаттан төшеп калган) командасын.
Дмитров клубы чыгышларын туктатаннан соң, 2015 елның 30 октябрендә Павлодарның «Иртыш» командасы составында Казакъстан чемпионатына игълан ителә. 2015/2016 сезонында команда плей-оффның ярымфиналына кадәр барып җиткән. Киләсе сезонда Яр Чаллының «Чаллы» ВХЛ-Б клубы тәкъдим иткән.
2011 елда Украинада профессиональ хоккей лигасы оештырылганнан соң, беренче сезонда аны гамәлгә куючы клубларның берсе — «Харьковские Акулы» составына керә. Соңрак карьерасын тәмамлый.
Remove ads
Сылтамалар
- Тарасов Олег Вячеславович. Статистика. сайт «R-hockey».(үле сылтама)
- Тарасов, Олег Вячеславович — статистика на «Eliteprospects.com»
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads