Олыс
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Олыс — халык һәм дәүләт төшенчәсен билгеләүче төрки һәм монгол иҗтимагый термины.

Шулай ук урда, гаскәр төшенчәсен билгели, дәүләт яки ил сүзләренә туры килә. Чыңгызхан империясендә олыс - дәүләтнең өлешен билгеләгән, тарихта Җүчи (Алтын Урда) һәм Чагатай олыслары мәшһүр булган.
Этимологиясе
Урда сүзе - урта, үзәк төрки сүзеннән чыккан, чөнки бар дәүләтләр үзәкләштерелгән булган.
Улус – кайбер әдәбиятта олыс дип языла, ләкин сөйләм телендә чагылыш тапмый.
ОЛЫС[ŏлŏс] «большая область, страна, владение» < гом. төрки улус id. к. Улус . Бу сүз хәз. көндә әдәбиятта ошбу рәвештә язылса да – бу хәл гом. төрки сүзне ясалма татарчалаштыру гына, чөнки татар гом. халык телендә мондый әйтелеш булмаган. Гомумән, мондый «яңа» татарчалаштыруларга (чаг. ш. ук угор > угыр һ.б.) без каршы: алар тарихны бозып күрсәтә башлый. [1]
Remove ads
Административ термин
1920-1943 елларда Калмыкиядә район атамасына олыс сүзе кулланыла.
Бүгенге Россиядә Бурятиядә авыллар һәм Якутиядә авыл хуҗалыгы районнары олыс дип атала.
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads