Калмыкия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Калмыкия, Калмыкстан яки Калмык Олысы (калмык. Хальмг Таңһч) — Россия Федерациясе эчендә булган республика. Көньяк федераль округына керә.
Башкаласы — Әлиста шәһәре.
Remove ads
Чиктәшлек
Калмыкия Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта Каспий диңгезе сулары белән юыла.
Файдалы казылмалардан газ, нефть, ташкүмер, тоз, төрле төзелеш материаллары бар.
Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы.
Уртача температура гыйнварда -5°…-8° га кадәр, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык.
Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл.
Хайваннардан үр куяны, кимерүчеләр, бүре, төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл бөркете, тургай, дүдәк бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә Кара җирләр тыюлыгы бар.
Remove ads
Административ бүленеш
Шәһәрләр
Районнар
- Городовиковск районы
- Ики-Бурул районы
- Кетченеры районы
- Лагань районы
- Кече Дербеты районы
- Октябрь районы
- Приютное районы
- Сарпа районы
- Целина районы
- Черноземельский районы
- Юста районы
- Яшалта районы
- Яшкүл районы
Мәдәният
- «Тюльпан» — Калмык дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads