Олы Карамалы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Олы Карамалы — Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл.
Remove ads
Тарих
Авыл бик борынгылардан Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Кармалы дип тә йөртелә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязенең Богородский волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны - Тәтеш районы составында. 1930 нчы елның 10 нчы августында Кама Тамагы, 1963 нче елның 1 нче февралендә Тәтеш, 1965 нче елдан Кама Тамагы районнарында. XVIII гасырдан - XIX нчы гасырның 1 нче яртысына кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнелгән. Дин тоту буенча халык мөселманнарга һәм православие динендәгеләргә бүленә. 1859 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет булган. Мәчет каршында зур мәдрәсә була, 1911 елда 4 нче класслы рус-татар училищесы итеп үзгәртелә. 20 гасыр башында авылда 5 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак кибет эшли. Бу чорда авыл общинасының җир биләмәсе 1012,8 дес. тәшкил иткән[2].
Remove ads
Географик урнашу
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән 119 км, район үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсеннән көнбатышка таба 11 км ераклыкта урнашкан.
Демография
| Халык саны | |||||||||||
| 1859 | 1884 | 1897 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 2002 | 2010 |
| 393 | 580 | 697 | 874 | 576 | 730 | 510 | 375 | 263 | 217 | 162 | 145 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 96 кеше яши[3], шул исәптән:
татарлар — 97,92%,
башка халыклар — 2,08%[3].
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[4]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[5]
Remove ads
Авылда туган күренекле кешеләр
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел.
- Кәримулла Исмаев, дәүләт эшлеклесе - ТАССР ХКШ рәисе (1928-1930).
- Ибраһим Гази, язучы (1907-1971)
- Вәкил Тимерханов (1907―1988), фирка-хуҗалык эшлеклесе, 1940―1941 елларда КПССның Сарман, 1946―1947 елларда Әгерҗе райкомнарының беренче секретаре.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
