Ольга Редько
икътисадчы, элекке Татарстан Җөмһүриятенең сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014-2021) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ольга Андрей кызы Редько (рус. Редько Ольга Андреевна, 1981 елның 12 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Җөмһүриятенең сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (29.03.2014-29.04.2021[1]).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1981 елның 12 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган (2003). РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясендә өстәмә белем алган (2008).
Хезмәт юлы
2003—2004 елларда — ТР буенча Җир кадастр палатасы ФДУ әйдәүче икътисадчысы.
2004—2005 елларда — ТР Флорбол федерациясенең финанс директоры.
2005—2007 елларда — «ТР инвестицион-венчур фонды» дәүләт коммерцияле булмаган оешмасында: экспертиза бүлегенең баш белгече, проектларны гамәлгә ашыру һәм идарә итү бүлеге башлыгы, директор урынбасары.
2007 елның сентябреннән — ТР дәүләт сатып алулары идарәсе җитәкчесе.
2014 елның 24 мартыннан — ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе[2].
Remove ads
Сылтамалар
- Ольга Андрей кызы Редько 2020 елның 4 февраль көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads